Иске Кадида Атау кичләрен сагыналар
Яз килү белән табигать тә уяна. Күтәренке күңелләргә ямь өстәп, сагындырган кошлар сайравы да өстәлә. Сыерчыкларның канат кагып сайравына, шатлыклы чыркылдауларына чыпчыклар да кушыла.
Яз җитеп җир өсте кардан ачыла башлау белән безнең озын кыш буена эшләгән “яхшылыкларыбыз” – чүп-чар “Без монда”, дигәндәй күзгә төртелә. Шуңа күрә һәр кеше үзе яшәгән тирәлекне чистарту, матурлау турында уйлап кына калмый, җиң сызганып эшкә керешә. Менә мин дә, себеркемне тотып, тирә-якны җыештырырга капка төбенә чыгып бастым да як-ягыма карап, хатирәләр эченә кереп киттем.
Безнең урам авылның бер читендә, биек булмаган калкулык өстендә, елга буена урнашкан. Якында гына елга аркылы имән агачыннан зур, матур күпер салынган.
Халык телендә без урнашкан җирлек “Атау” дип йөртелә. Шул атауда дүрт йорт. Йортлары аз булса да, балалары күп.
Яз җитү белән кояш чыгышы ягына карап торган калкулык беренчеләрдән булып кардан арына. Тирә-якта кар күп чакта ук ул яшел чирәм белән каплана башлый. Хәтфәдәй яшеллеккә күпләр сокланып узалар. Бик матур урында яшисез, диләр. Атауның яшел саклануына бирегә хәтта җигүле атларның сирәк керүе дә сәбәптер.
Кар бетеп җирнең туңы бетмәгән булса да, элек без – бала-чага Атау буена яланаяк чирәмдә йөгерешеп, төрле уеннар уйнарга тотынабыз.
Уеннарның ниндие генә юк, чүрәкәй, число, чокыр туп, аксак песи, әни лә карга ала, куыш, качыш, байрак урлаш, такта тибеш, чабата базары (безнең бала вакытта чабатага мохтаҗлык юк), озынлыкка сикерү, төз бәрү, кул егыш, көрәш, кул тартыш һәм башкалар. Аяклар салкынны тоя башласалар, калкулык итәгендәге карны яланаяк кына ерып чыгып, күпергә төшәбез. Күпернең агач түшәмәсе кояш нурында җылынган идән кебек тигез, матур, нык итеп, челтәрләп эшләнгән култыксалары – безгә уйнарга барлык шартлары килә.
Биредә почмак алыш. Култыксаның төрле җиренә таралып басабыз. Уртада сакчы гына кала. Аны санамыш такмагы белән санап, үз арабыздан сайлыйбыз. Бер-берең белән урыннарны алышканда сакчы кагылып өлгерсә, ул кеше сакчы була.
Елга ташыган вакытта егетләр һәм кызлар шул күпергә җыелалар. Авыл елгасында тагын шундый башка күпер булса да, күбесе шунда ашыга. Аларны бирегә гармун тавышы тартып китерә.
Йортларның берсендә авылда гына түгел, бөтен тирәдә танылган гармунчы, гармун төзәтүче, хәтта ясаучы Фәтхелислам агай яши. Аның өч улы да гармунчылар. Җәүдәт исемлесе аеруча сәләтле. Печән өсте вакытларында дүрт бригада егетләр аны үзләренең арбаларына утыртып уйнаталар, аңа кушылып җырлап барып-кайту өчен останы үзара “бүлешәләр”. Гармуннан бераз гына калку Җәүдәтне гармуны белән бергә күтәреп йөртәләр.
Кичен күпер өстенә җыелган егетләр һәм кызлар янә аның уйнавына кушылып бииләр, җырлыйлар.
Җәүдәт үз сәләтен гомере буена мәдәниятне үстерүгә кулланып, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Әле бүген дә хезмәттә.
Без - бала-чага коры салам, чабаталарны көндез әзерләп куеп, кич ут ягып, су өстенә “пароход” ясап җибәрәбез. Кемнең пароходы озак батмый, якты янып бара, үзара ярышабыз.
Гармун һәм күпергә бәйле кичерешләр белән читкә киттем бугай.
Без Атауны гел карап, чистартып торуны зур бурычыбызга санадык. Олылар безгә кирәкмәгәнгә үләннәрне йолкымагыз, алар сезнең күмелгән әби-бабаларыгызның чәче, дияләр иде. Әле тагын истә андый сүзләр: агачларның, куакларның ботакларын сындырмагыз, әти-әниләрегезнең кул-аяклары авырта торган була. Утка, суга төкермәгез, телегез озынаер. Кояшка, айга, җилгә каршы йомышыгызны йомышламагыз, тәнегез шешәр. Суга агач, чүп-чар ташламагыз, су елар. (Без суның елаганын күрү өчен, йомычкалар ташлап, суга карап тора идек. Елаганын күрмәгәч, аның яше дә – су, ничек күренсен, диеп үз-үзебезне тынычландырдык). Чишмәдән су эчсәгез, рәхмәт әйтегез. Зиратка керсәгез, кычкырмагыз, чапмагыз, сикермәгез һәм башка күп кенә кагыйдәләрне өйрәтәләр иде.
Без боларны мөмкин кадәр үтәргә тырыштык. Онытылып китеп, берәребез аларны бозса, башкаларыбыз аның исенә төшердек.
Ишек алларын, капка төбен, койма буйларын чиста тоту буенча без - малайлар арасында җитди көндәшлек: кемнеке чистарак, күршенең җитешсезлеге юкмы? Карап кына торабыз.
Көтү куганда, каршылаганда, бозауларны болынга төшергәндә, алып кайтканда йомышларын эшли күрмәсеннәр өчен (бигрәк тә кеше турысында) аларны соңгы тизлектә куа идек. Әгәр күрше малы үз “байлыгын” икенче йорт турысында калдырса, бу сыер, бозауга карата күктән җиргә төшәрлек ләгънәт укып, тизрәк җыештырып алу эше башланды.
Язның матур бер көнендә карлар бетеп яшеллек күренә башлагач, урам якны себерергә керештем (инде ничәнче тапкыр).
Күрше Шәйхелислам бабай бераз ял итү өчен булса кирәк, капка алдына чыгып агачлар өстенә утырды. Үзе, карале, күршедә нинди уңган малай бар икән, дип мине мактап алды. Макталуыма канатланып тагын да тырышып эшли башладым. Бабайлар белән ике араны себеркемне уңга-сулга селтәп себерә башладым. Бабай бераз утыргач, торды да, улым, син себеркеңне гел безнең якка селтә, үзеңә чүп җыярга әзрәк булыр, дип кереп китте. Мин, рухланып, бабайдан тагын мактау көтеп эшләгән уңайга, ярар, бабай, дидем. Эшемне бетереп, нәтиҗәсенә шатланырга өлгермәдем, ни күрим, бабайлар белән ике арада тезмә булып чүп-чар ята. Шунда гына нинди ялгыш ясавымны аңлап, тиз-тиз җыеп алырга тотындым. Бер башлагач, бабайлар турысын тулысынча себереп чыктым. Җыелган чүпләрнең соңгыларын тачкама төяп торганда, себеркесен тотып, капкадан янә күрше бабай чыкты. Ул бераз карап торгач, мыек астыннан елмаеп, тагын бер кат мине мактап, кесәсеннән 20 тиен акча чыгарып бирде. Ур-ра! Мин нинди бай. Дүрт тапкыр кинога керерлек акчам булды. Бу минутта мин бөтен атауны җыештырып, себереп чыгарга әзер идем.
Бу хәлдән соң үзебезнең турыны себергәндә бабайларныкын да калдырмадым. Дөрес, башкача миңа 20 тиен эләкмәде. Шулай булса да бу вазифаны теләп башкардым.
Хәтфәдәй яшел чирәм белән капланган Атавыбыз үзебезгә генә түгел, узган-барганнарның да сокланып карауларына лаек иде.
...Балачак хатирәләреннән аерылып, тирә-ягыма күз салдым. Атау нык үзгәргән, дүрт йорттан унбер йортлы урамга әйләнгән. Салам түбәле өйләр урынында заманча төзелгән яңа өйләр балкып тора. Шунысы кызганыч, унбер йортның инде алтысы ябылган. Калганнарында да кеше күп түгел.
Без баш белән күпер өстеннән чума торган инешнең дә суы буаламаган чакта чыпчык тезеннән генә. Почмаклы уйнаган, җыр-бию белән шау килеп торган күпер тимер торбалар тезелгән күпергә әйләнгән. Хәзер бирегә беркем дә елга ташуын карарга килми. Яшьләрне чакырып китерә торган Җәүдәт гармунының монда тавышы тынуга да илле еллап гомер узган. Хәтта бала-чага да күренми. Хәер, алар авылда да санаулы гына шул.
Елганың ташып, ярсып акмавына да байтак еллар. Калкулыкның бите дә биредә яшәүчеләрнең өйләренә газ, су кертү өчен казылган канаулар “ярдәмендә” нык үзгәргән.
Бүген биредә яшәүчеләр Атауның йөзен саклап калу өчен тырышалар, үз йорт тирәләрен генә түгел, ятим калган йорт яннарын, койма буйларын әрсез чүп үләннәреннән чистартып торалар, үзләре яшәгән йортлар каршында ел да бер үзгәреш ясап, матурлап, буяп, чәчәкләр үстереп яшиләр.
Мингосман Мортазин.
Иске Кади авылы.
Гөлсирин Мортазина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев