Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Кади авылы турында икенче китап басыла

Өч ел ярым элек башлаган эшебезнең нәтиҗәсе күзгә күренерлек булды. Иске Кади авылы тарихы турында “Үткәннәрнең моңын кем тыңлар?” исемле китапның “пробный” экземпляры дөнья күрде.

А-4 форматындагы 560 битле китапның авырлыгы  кило ярымнан да авыррак. Басмага 511 гаилә тарихы һәм 300ләп фото кергән.

Китапка материал туплауда күп көч куйган авыл халкына зур рәхмәт. Бергәләп күләмле мәгълүмат тупладык. Күп кешеләр белән телефоннан аралаштым, кара-каршы очрашып сөйләшкәннәре дә байтак. Искекадилылар белән гел аралашып торсам да, китапка материал туплаганда, танышларым тагын да артты, күпләрнең балалары, оныклары, туганнары белән дуслаштым.

Мин үзем Чүпрәле районы кызы, Иске Кади авылы килене буларак,  бу эшкә күңелем кушуы буенча керештем, һәм аны тәмамлап чыга алдым.

Китап авыл халкыннан җыелган акчага басыла. Аларга бик зур рәхмәт. Тагын ике иганәчене атап үтәсем килә. Монда Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил Ибраһимов һәм Әлмәт мәчете имам-хатыйбы Фәһим Әхмәтҗановларның өлеше зур.

Китапның буш урынын калдырмаска тырыштык, язмалар үз укучыларын табар, күпләр нәселләре турында зур мәгълүмат алырлар дип ышанам.

Фәния Хәмидуллина.

Иске Кади-Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев