Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа Элмәледә кабат мәктәп вальсы яңгырады

Яңа Элмәле мәктәбен 1970нче елда тәмамлаучылар 45 елдан соң кабат очрашты. И, күрсәгез иде, чәчләренә чал кергән, инде шактый яшьтә булган сыйныфташларның бу очрашудагы бәхетле йөзләрен. Әлеге күрешү аларны яшьлекләренә алып кайтты бит. Минем күпчелек сабакташларымның хезмәт юлы туган авылыбыздагы колхоз эшләрендә, республика төзелешләрендә, предприетиеләрендә башланган. Алар армиядә хезмәт иткән,...

Яңа Элмәле мәктәбен 1970нче елда тәмамлаучылар 45 елдан соң кабат очрашты. И, күрсәгез иде, чәчләренә чал кергән, инде шактый яшьтә булган сыйныфташларның бу очрашудагы бәхетле йөзләрен. Әлеге күрешү аларны яшьлекләренә алып кайтты бит.

Минем күпчелек сабакташларымның хезмәт юлы туган авылыбыздагы колхоз эшләрендә, республика төзелешләрендә, предприетиеләрендә башланган. Алар армиядә хезмәт иткән, югары уку йортларында укыганнар, эшче һөнәрләре үзләштергәннәр. Әйтик, Галина Яландаева дистә еллар укытучы булып эшләгән, Валерий Валеров - хәрби кеше, Валерий Абрамов - инженер. Классташлар арасында икътисадчылар, төзүчеләр бар. Алар барысы да бүген ихластан туган мәктәпләренә, укытучыларга рәхмәтле.
Кичә кунаклары мәктәп елларын озак итеп искә алдылар, гаиләләре, балалары, оныклары хакында горурланып сөйләделәр. Шунысы сөендерә, барлык классташларым да тормышта үз юлларын тапканнар, югалып калмаганнар.
Галина Родионова,
Яңа Элмәле мәктәбенең 1970 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Элмәле Иске Элмәле мәктәбе Иске Элмәле...