Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Яшәүче авылы фельдшеры җан яраларын да төзәтә

Менә инде чирек гасырдан артык безнең Яшәүче авылы фельдшер-акушерлык пунктында иң мәрхәмәтле һәм миһербанлы һөнәрләрнең берсен сайлаган Вера Николайовна Долгова эшли. Ул - шәфкать туташы, фельдшер.

Верабыз безне дарулар һәм уколлар белән дә, җылы сүзе һәм йөрәк җылысы белән дә дәвалый. Чуваш милләтеннән булуга карамастан, безнең белән саф татар телендә аралаша. Ул безгә шәфкать туташы гына түгел, психолог та: безнең тән яраларын гына түгел, җан яраларын да «төзәтергә» тырыша. Нинди генә авыр чаклар булмасын, үзенең матур тавышы, мөлаем карашы, йомшак куллары, кирәкле киңәшләре белән безнең күңелне күтәреп, тормышның ямен тоеп алга таба яшәргә кирәклеген искә төшереп, ярдәм итеп тора.

Алар юкка гына нәкъ шәфкать туташы дип аталмыйлар шул: күңелләре изге, уйлары шәфкатьле була, алар кешеләрне нык яратырга тиешләр. Безнең Верабыз да нәкъ шундый! Арттырып та, мактанып та әйтмим: безнең Вера  — чын шәфкать туташы, үз эшенең остасы! “Бәләкәй чакларымнан ук кешеләргә ярдәм итәсем килде. Апам белән кечкенәдән үк табиб булып уйнаганда, мин врач булырга хыялландым. Кешеләргә ярдәм итү – тормыш девизым,” – ди ул.

Гомер буе сайлаган һөнәренә һәм бар булмышына тугры калып, игелекле эшләре-гамәлләре белән ихтирам яулаган кеше ул безнең Вера!

 Вера, без синең белән горурланабыз! Язмамны шундый профессия осталарына багышлап язылган Нәфисә Вафинаның шигьри юллары белән тәмалыйсым килә:

Ак канатлы фәрештәдәй
 Горур атлап киләсең.
 Кәефеңне күрсәтмисең,
 Елмаясың, көләсең.
 Арысаң да, сиздермисең,
 Эшлисең үз эшеңне.
 Күңел җылың җәлләмичә
 Саклыйсың һәр кешене.
 Барысы да ярдәм көтә,
 Өмет белән карыйлар.
 Чынлап инде алар сине
 Фәрештәгә саныйлар.
 Ал- ял белми көрәшәсең,
 Чирлеләрнең юлдашы.
 Миһербанлы, киң күңелле,
 Син бит- шәфкать туташы.
 Синең алда баш иябез!
 Сиңа чиксез рәхмәтләр!
 Мәңге яшә! Сәламәт бул!
 Телибез зур бәхетләр!
 

 85 яшьлек Солтан Минигулов 

Яшәүче авылы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев