“Ялгыз түгелмен: йөрәгемдә авылдашлар җылысы”
Бүген газета-журнал битләреннән, телевизор экраннарыннан яки радио аша еш кына күңелне тетрәндергеч хәбәрләр ишетәбез.
Ата-анасын кадерләмәгән, аларны ялгызлыкка хөкем иткән, хәтта картлар йортына тапшырган балалар турында уку күңелдә авыр уйлар калдыра. Шул чакта үзеңә сорау бирәсең: бу балалар нинди хисләр белән яши? Аларның йөрәкләре ничек тыныч була икән? Ә әти-әниләрнең күзләре тәрәзәдә, юлларда: өметләрен өзмичә якыннарын көтәләр. Шундый хәлләрне укыгач, үземнең авылдашларыма, күршеләремә, тормышыма рәхмәт сүзе әйтәсем килеп, кулыма каләм алдым.
Без – сугыш чоры балалары. Ул елларның авырлыгын һәрберебез үз тиресеннән уздырган. Язмышыбыз кебек, мәктәптә укыганда киемнәребез бер төрле иде. 14 яшьтән колхозда эшләдек: малайлар атлы эшләрдә булса, кызлар терлекчелектә хезмәт куйды. Аллаһыга шөкер, бу еллар артта калды, тик күңелдә истәлекләр мәңгелек. Күбебезнең әтиләре сугыш кырларыннан кайтмады. Әниләр төн-көн колхоз эшендә, безне әбиләр тәрбияләде. Менә шундый минутларда әти кулы, аның күрсәтмәләре, ир-ат эшенә өйрәтүе никадәр кирәк икәнен аңлыйсың. Гомер дә үтеп киткән, бүген инде бабай булдык. Тормыш иптәшем Асиянең дә бакыйлыкка күчкәненә дүрт ел. Матур яшәдек, өч бала үстердек, әнине тәрбияләп, соңгы юлга озаттык. Хәзер ялгыз яшим, балалар үзләре янына чакыра, тик авылымнан китәсем килми.
Бүгенге көндә мин ялгыз булсам да, ялгыз түгел. Туган-тумача, күрше-күлән, авылдашлар хөрмәтендә гомер кичерәм. Тәлгать һәм Фәридә Вәлиуллиннар бакча эшләрендә булыша. Күршеләрем Мәхмүт белән Фәния Зәдайхановлар, Салих белән Хәлимә Гыйрфановлар – үзләренең дә гаиләләре зур булуга карамастан, мине үз гаилә әгъзасы кебек күрәләр. Тәмле ашларыннан өлеш чыгаралар, мунчадан калдырмыйлар. Кичен утым озак янса, иртән соң кабынса да, кереп җитәләр. Аларга бик зур рәхмәт.
Элеккеге хезмәттәшләрем дә гел хәлемне белеп тора. Берәр җиргә барырга кирәк булса, автомобильле авылдашлар ярдәмгә килә, теләгән урынга алып баралар. Игелекле авылдашларыма кылган изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Тормыш – көзге: син кешегә ничек карасаң, ул да сиңа шулай җавап бирә.
Фаил Гафиятуллин.
Түбән Кәминкә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев