Якташыбыз иҗаты белән танышыгыз
Автор: Фәүзия Фәррахова (Лашман-Башкортстан)
Зәңгәр көянтә
Авылларда тормыш җиңеләйде-
Краннардан ага көмеш су,
Кочак-кочак утын кертәсе юк-
Зәңгәр ягулыктан өй кызу.
Тик нигә соң әле кулларыңа
Зәңгәр көянтәңне аласың?
Уңып киткән буяуларын күреп,
Узең сизми, уйга каласың.
Яшь чагыңмы килә күз алдыңа?
Бала чагың исеңә төшәме?
Шул уйларың, көтмәгәндә генә,
Чишмә буйларына илтәме?
Сабантуйга әни тегеп биргән
Яңа күлмәгеңне киясең,
Чиләкләрне комлап юып алгач,
Зәңгәр көянтәгә эләсең.
Ашыкмыйча гына атлыйсың син,
Сәлам биреп күрше- күләнгә.
Таныш тәрәзәгә күз сирписең,
Сиздермичә генә беркемгә.
Әнә инде судан да кайтасың,
Тибрәтмичә чиләкләреңне.
hәр адымың саен телисеңдер
Киләчәккә теләкләреңне.
Собханаллаh, үсеп буй җиткән, дип
Тел шартлатып кала әбиләр.
Озакламас, сорап та килерләр, дип
Юрап куя үткер киленнәр.
Яшь кәләшкә иң беренче сынау-
Көянтәләп суга барулар.
Сынатмасаң шунда- бер дә сынатмассың-
Гасырлардан килгән юрау бар.
Бер тамчысын түкмә суларыңнын
Күрсәткәндә сиңа су юлын.
Бәхетеңнең чәчми бер бөртеген,
Гомер юлларыннан барырсың.
Зәңгәр көянтәгә карап, бер мизгелдә
Күз алдыннан узды бар тормыш.
Яшәү җиңеләйде, тик нигә соң
Күзләреңдә якты бер сагыш?
Әни җыры
Донья мәшәкатен куа-куа,
Көн артыннан тагын көн үтә.
Төннәр җитеп, баш мендәргә тигәч,
Йөрәкне бер таныш көй өтә.
Каян керде бу көй йөрәгемә,
Ник ул hаман чыңлый күңелдә?
Бу җырны бит әни җырлый иде,
Оныта алмыйм аны бүген дә.
Гади генә бер җыр-“Уракчы кыз”,
Ник җырлады икән ул аны?
Әллә үсмер чакта көянтәләп
Суга барган чагын уйлады.
Әллә басуларда урак урган
Яшь кыз чагын искә алганмы?
Әллә хәтерләгән тәүге тапкыр
Йөрәгенә ялкын капканны.
Бәлки корал тотып, яуга китеп,
Кайтмый калган ярын сагынган?
Җырлаганда күзе яшьләнсә дә,
Яшәү ямен тоеп туймаган.
Ник җырладың икән гел бу җырны?
Минем өчен калды сер булып.
Бу сереңне чишә алмасам да,
Күңелләрдә калдың җыр булып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев