Якташыбыз иҗаты белән танышыгыз
Автор: Фәүзия Фәррахова (Лашман-Башкортстан)
Туган яктан сәлам
Ап-ак мамык кебек карлар ява,
Сәлам булып туган яклардан.
“Әллә инде оныттыңмы?”- диләр,
“Кайтканың юк соңгы арада”.
Туган якны ничек онытасың,
Җае чыкмый тора кайтырга.
Күңел белән көн дә кайтып киләм,
Яшьлек сукмаларын урарга.
Язгы йомшак ләйсән яңгыр ява,
Ул да миңа сәлам китергән.
Туган якны сагынып яши-яши,
Чит җирләрдә гомер ителгән.
Туган яктан җылы җилләр исә,
Алып килә печән исләрен.
Әни белән җиләк җыеп йөрим-
Шул турыда татлы төшләрем.
Туган яктан килгән көзге яңгыр
Сискәндереп куя күңелне.
Моңсуланып калган туган яклар
Мин кайтуны көтә түгелме?
Тәүге сөю
Эй, сез, яшьлектәге сөйгән ярлар,
Кем парлары хәзер булдыгыз?
Бәхет таптыгызмы алар белән,
Уңдыгызмы, әллә туңдыгыз?
Өлешләргә төшкән көмешләрне
Алмашмадыгызмы бакырга?
Чит- ят ярны сайламадыгызмы,
Ялгыш тиңләп аны алтынга?
Кысып-кысып куймыймы соң йөрәк,
Искә алып тәүге сөюне?
Барган юлдан әллә барасызмы,
Файдасы юк, диеп, көюнең?
Буй җитмәслек якты йолдыз булып
Балкыймы ул тормыш күгендә?
Яшерен генә әллә сакланамы
Йөрәкнең иң тирән җирендә?
Татлы хыял булып, тәүге сөю
Гомер буе яши күңелдә.
Яратырга өйрәткәне өчен
Онытмагыз рәхмәт әйтергә.
Булган бәхетләрне саклый белик,
Һаваларда торна кумыйча.
Хыял –хыял булып калсын, әйдә.
Йөрәккәем, житәр, тынычлан…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев