Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Газета бәхәсләштерә дә белә

Без - сугыш арты чоры балалары. Яшьлек елларыбызда Чирмешәнебезнең ничек яшәвен район газетасы аша күзәтеп бардык. Элек ул "Ленин юлында" дип атала иде бит. Аңа һәм аның бүгенге дәвамчысы "Безнең Чирмешән"гә бер елны да язылмыйча калганыбыз юк. Чөнки район, бөтен авыл хәбәрләре шунда. Берәр сәбәп белән газета соңгарак калып килсә...

Без - сугыш арты чоры балалары. Яшьлек елларыбызда Чирмешәнебезнең ничек яшәвен район газетасы аша күзәтеп бардык. Элек ул "Ленин юлында" дип атала иде бит. Аңа һәм аның бүгенге дәвамчысы "Безнең Чирмешән"гә бер елны да язылмыйча калганыбыз юк. Чөнки район, бөтен авыл хәбәрләре шунда. Берәр сәбәп белән газета соңгарак калып килсә дә уңайсыз әле ул. Дөньядан артта калган кебек буласың.


Бер районда яшәгәч, бер төбәк кешеләре булгач, якташларыбызга килгән кайгылар хакында укып йөрәгебез аша уздырабыз, уңышларга шатланабыз. Үзебезнең авыл кешеләре турында яхшы хәбәрләрне, язмаларны аеруча көтеп алабыз. Аны башта өйдә укыйбыз, аннан мәкалә уңаеннан авыл китапханәсендә оешкан "Ахирәт" клубында фикер алышабыз. Хәтта бәхәсләшеп тә китәбез әле.

Соңгы биттәге рекламасыз да булмыйдыр. Кемгәдер аның да файдасы тиеп куя. Чөнки, газета аша, өеңдә утырып та кайда нәрсә барын, нәрсә сатканнарын белеп була.

Хәзер авылларда сугыш чоры балалары да азаеп бара. Газетада аларның хатирәләре күбрәк язылсын иде. Ул истәлекләрне китап, җыентык итеп чыгару да яхшы гамәл булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән газета