Гармун моңлы авылымны сагынам
Гармун моңы. Авылда үскән кем генә гармун моңын искә алып үткән яшьлеген, гармунлы авылын сагынмый икән? Без үскән чорда туган авылым Кара Чишмә чын-чынлап гармунчылар авылы иде. Бу язмамда үзем белгән оста гармунчылар, гармунчы әтием, абый-туганнарымны искә алып үтәсем килә.
Безнең нәселдә иң беренче гармун телләренә ачкыч табучы Сөләйман бабамның абыйсы Гали бабай була. Ул әтисе Мәссар бабайның бодаен сатып гармун ала. Нинди генә көйләр чыгарып уйнамаган Гали бабай! Аның ике улы: Зәкәрия белән Рәфыйк абыйлар да оста гармунчылар иде.
Уфада гомер итүче Зәкәрия абый үзенең уен коралын - гармунын кулыннан бер дә төшермәгән кебек уелып калган минем хәтеремдә. Һәр ел кунакка кайтып, безгә килеп, татар, башкорт көйләрен уйнаучы таза бәдәнле беренче төркем инвалид абый мине үзеннән еракта яшәгән кызына охшата иде һәм бик яратып башкорт биюен өйрәткән иде.
Ә Гали бабайның кече улы Рәфыйк абый 1963 елда колхоз яшьләре җыр-бию ансамбленең төп гармунчысы буларак тарих битләренә язылган. Ансамбль ул чорларда зур казанышларга ирешә.
Ә Рифкать абый Гомәровны кем генә белми икән?! Ярлы гаиләдә туып яшьли ятим калган үсмер. Каян гармун алсын инде ул? Хат ташучы булып эшләүче җиңгәсенә почта таратыша Рифкать. Ул чорда безнең әтинең тальян гармуны була. “Бервакытта да түргә үтмәс иде. Әтиегез гармунын сорап алып, мич буена утыргыч куеп уйнар иде. Әй, аның уйнаулары!”, - дип искә ала иде мәрхүмә әнием.
Еллар узып, Рифкать абый олы шәхес булып өлгерә. Авылдашыбыз үзе җитәкләгән “Саз” ансамбле белән безнең районга, билгеле, авылларга да киләләр иде. 1970 елда Туймәттә дә булдылар. Ул чорларда артистларны өйләргә кертәләр иде. Гомер-гомергә артистлар килеп куна торган йорт буларак, безгә дә бер “Саз” кызы керде. Ә концерт беткәч, ул кызны без көтеп өйгә алып китәргә тиеш. Мин инде ул чорда Туймәт килене. Кара Чишмәнеке икәнемне белгәч, Рифкать абый әтиемнең исемен сорады һәм мине шаккатырып: “Ә Барый абыйның гармуны ни хәлдә, исәнме әле ул?” - диде. Югыйсә гармун кеше түгел дә бит исәнлеген сорарга. Соңрак, 1981 елларда килгәч, кабат шул сорауны бирде ул. “Гармун исән, әти генә юк инде, Рифкать абый”, – диюемә ул моңсу гына елмайган иде.
Димәк, ул гармун аңа шундый газиз якын, сердәше булган дип уйлыйм мин хәзер.
Әтием гармунын каян, ничек табыштыргандыр, аларын мин белмим инде. Ә шулай да аңарда өздереп уйнаулары әле дә күз алдымда. Мәссар бабай оныгы бит. Димәк, нәселдән килгән сәләт булган әтиемдә дә. Музыкага, сәнгатькә гашыйк нәсел шул Мәссарныкылар. Гармун телләренә оста басып безне биетә иде әле әтием.
Әтигә явыз авыру килеп ябышкач, сулар сулышы азаеп барганда, хәлсез кулларына соңгы кабат гармунын сорап ала. Май аеның соңгы көннәре. Үзе утырткан алмагач, карлыган куаклары арасына чыгып утырып өздереп-өздереп гармунын тарта. Хәлсез кул бармаклары гармун телләрен барлый, басмаларына басып оста гармунчының соңгы көйләрен чыгара.
Ә куакларның икенче ягында 30 ел иңне-иңгә куеп гомер иткән әниебез әкрен генә, әтигә сиздермичә яшь коя. Гармун моңы таныштырган пар өчен бу көй соңгы аккорд икәнен аңлый инде ул.
Әтиебезнең күпме уйналмаган көйләре, ул көйләргә биетә алмаган күпме оныклары калды: яшь иде шул әле, 52 яше дә тулмаган иде.
Әтиебезнең уйналмаган көйләрен хәзер аның оныклары, онык балалары дәвам итә. Энем Әкрәм гармун телләрен оста баса белүче, аның улы Илдар да үзенең сәләтле музыкант икәнлеген райондашларыбызга танытты. Ә оныгым – әтинең оныгының улы Арыслан әүвәл Чирмешән музыка мәктәбен, аннан соң Әлмәт музыка училищесын тәмамлады.
Өченче буын туганым Ирек Мәссаров гармунда оста уйнаучы гына түгел, ә оста рәссам да әле.
Ә авылымда күпме оста гармунчылар булган! Күршебез Ирек Халиковның гармун тартып уйнаулары әле дә искә төшә. Классташым Тәлгать Зөбәеров сабакташлар очрашуына кайткан саен кулыннан гармунын куймый.
Ә Минзакир Шәрәфетдиновны районда кем генә хәтерләми икән? Бер күзе шеш белән туган бу баланы әтисе Зәки абый ике тапкыр Мәскәүгә больницага алып бара. Профессор операциянең “ике яклы” икәнен аңлаткач, балага операция ясатмыйча алып кайталар. Минзакир урта мәктәпне тәмамлап, Казанда музыка белемен ала.
Райондагы һәр смотрда ул сәгатьләр буе гармунда уйный. Туйлар, кичәләрнең берсе дә аның гармун моңыннан башка үтмәгәндер, мөгаен. Атаклы гармунчы Рифкать абый Гомәровның дәвамчысы буласы кеше иде дә бит...
Күпме яшь-җилкәнчекнең хыялы – гармунчы егетнең яры булу инде әкияттәй үткәндә генә кала. Авыл урамнары гармун моңын ишетми шул хәзер. Минзакир, Ирекләр уйнаган “Крест”- дүртле биюләр еракта калды, бик еракта... Кайда сез “Шахта”ларны, “Әпипә”ләрне уйнаган гармун телләрен тартучы егетләребез, кайда сез гармуннар?!
Сагынам, бик сагынам гармун моңын сибүче гармунчылар сезне, гармун моңлы яшьлегемне. Зәкәрия, Рәфыйк абыйларны, газиз әтиемнең моңын, Рифкать абыйның көйләрен, Минзакир һәм күрше Ирекнең әпипәле, дүртле бию көйләрен юксынам.
Рәсимә Хәйруллина.
Туймәт авылы.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Эйе шул минем бабам Бари оздереп гармонда уйный иде. Безне, оныкларын биетэ иде. Кунакка алып бара иде дэ хэр кич гармонда монына кумелэ иде. Э без бала-чага шушы койгэ тыпырдап бии идек.
0
0