Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Чирмешәннән Галия Сафиуллина әсәрен елап-елап язган

Чирмешәндә яшәүче Галия Сафиуллинаның тагын бер китабы – “Җырланмаган бәхет җыры” дөнья күрде. Басманы халыкка район үзәк китапханәсендә тәкъдим иттек.

Чәчкәләр һәм бүләкләр тоткан якташларыбыз китапханәгә елга булып агылды! Татар милләтен үз иҗатына гашыйк иткән якташыбыз, язучы, шагыйрә Галия Сафиуллина-ның күптән түгел генә дөнья күргән “Җырланмаган бәхет җыры” китабын тәкъдим итү кичәсенә – аның әсәрләрен төн йокламыйча  йотлыгып укыган, җырларын радиодан танып кушылып җырлаган, шигырьләрен күңел өчен ятлый торган халык җыелды ул көнне. Шулай ук, китапны чыгаруның иганәчесе Әмир авылында туып үскән, бүгенге көндә Сургут шәһәрендә яшәүче Миндар Әгъләмов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева да бәйрәмгә ямь өстәделәр. Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия лауреаты Галия апа - районыбызның горурлыгы, йөзек кашы икәнлеген изге теләкләргә төреп әйттеләр.

Ә яңа чыккан китап чыннан да бик эчтәлекле. Үксеп-үксеп елый торган өлеше дә, гомеребезнең иң матур чорына -  яшьлеккә, гашыйк булып йөргән вакытларга алып кайта торган урыннары да бар. Әсәренең кызганыч урыннарында автор үзе дә елап-елап алган.

Чара барышында автор сорауларга рәхәтләнеп җавап бирде. Языла торган әсәренең иң авыр җиренә җиткәч, язучыбызның 1-2 атна ял итеп алганын да, иренең әсәрләрне, Галия апа Казанга киткәч кенә, укыганын да кичәдә белдек. Апалары сеңелләренең һич кенә иҗат юлы белән китәр дип уйламаган якташыбыз 4 ай эчендә  китап язып куярга сәләтле икән.

Эстрадабызның танылган артисты, Чирмешән егете Айнур Галләмов Галия апаның уннан артык шигыренә көй иҗат иткән һәм аларны концертларда яратып башкара. Бүгенге кичәбезне дә җырга, моңга күмде җырчы, ә кунаклар кушылып җырлады. Балачактагы якты истәлекләр, матур теләкләр, сораулар белән бер сулышта үтеп китте бәйрәмгә әйләнгән кичә. Мондый очрашулар ешрак булсын иде, дип тамашачылар Галия ападан әсәрләрне ешрак язуын сорадылар. Кичә чәй табыны артында туганнарча бергә утырып сөйләшеп, аралашып тәмамланды.

Галия апа, сезнең кебек олпат язучыларыбыз булганда китапханәләр яшәр, укучыларыбыз күп булыр, Аллаһы боерса!

Район үзәк китапханәсе библиографы һәм

кичәне алып баручы Әлфинә Батыршина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев