Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Чирмешәнлеләр халык артисты Наил Шәйхетдиноны искә алды

Быел танылган якташыбыз, татар сәнгатенең күренекле шәхесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновның тууына 85 ел тулды.

Чирмешән җире, Лашман авылы безгә чын мәгънәсендә бөек шәхес бүләк иткән. Аның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә иҗат иткән образлары, могҗизалы таланты тамашачы күңелендә мәңгелеккә саклана.

Кызганыч, бүген Наил абый арабызда юк. Ләкин аның рухи мирасы, театр сәнгатенә керткән бәһасез өлеше безнең белән. Ул үзенең нәсел дәвамчысын да талант белән үреп калдырды. Кызы Миләүшә Наил кызы, әтисенең юлын дәвам итеп, тормыш кыйбласы итеп сәнгатьне сайлады. Әтисенең исемен мәңгеләштерү, аның мирасын яңа буынга тапшыру юнәлешендәге тырышлыгы, төрле чараларны оештырудагы активлыгы чиксез ихтирамга лаек.

 

Раушания Сәүбанова,

Казан шәһәре “Чирмешәнлеләр” якташлык җәмгыяте рәисе.

 

Автор фотлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев