Чирмешәнлеләр Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналган туганнарын барлый
Менә инде өч ел, мин эзләүчеләр, Татарстан Республикасының эзләү хәрәкәте, аерым алганда Михаил Валерьевич Черепанов белән эшлим. Өч ел элек ул Чирмешәнгә килгән иде. Мемориаль үзәктә эзләү хәрәкәтенә багышланган чара узганда.
Ул безгә Беөк Ватан сугышына кагылышлы бик күп кызыклы вакыйгалар сөйләде һәм хәзерге вакытта җирләнү урыны яки һәлак булу урыннары билгеле мәрхүмнәренең исемлеген күрсәтте. Менә инде 80 ел хәбәрсез югалган дип саналганнарныкын да.
Әлеге көнгә кадәр күпләр канкойгыч сугышта югалган якыннарын эзли. Һәм мин дә үзебезнекеләрне табу хакында хыялландым.
Эзләү башланган вакытта, өч ел элек, безнең дүрт туганыбыз хакында хәбәр юк иде. Хәзер өчесе билгеле, тагын берсен табасы калды. Мин ышанам, Сторожев Александр Ильич хакында мәгълүмат ачыкланыр. Ул Беренче Май РВК тарафыннан чакырылган, шуннан аның турында башка мәгълүмат юк.
Аны табарга бик телим, һәм мин эзләячәкмен. Ә әлегә ниндидер мәгълүмат табарга теләүчеләргә булышам. Өч ел эчендә без 200дән артык фамилия барладык. Һәм миңа бу эштә бөтенләй чит кешеләр ярдәм итте. Чирмешәндә яшәүче Михаил Арзютов, хатыны Галина Иосифовна белән, берничә күтәмәлене ачыклауда ярдәм итте. Мария Долгополова Казаннан - 30 кешене, Иске Кадидан Марсель Мортазин 12 кешене табарга булышты. Чирмешәндә яшәүче Елена Меркулова, Людмила Гераева, Иске Котыштан Татьяна Колоколовалар да моңазур өлеш керттеләр. Аларның барысына да зур рәхмәт. Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрованың бу изге эштә актив катнашуын әйтәсем килә.
Эзләүчеләр армиясе, нигездә, бернинди ярдәм алмыйча, үз хисабына эшли. Дөрес, кайберләре грант акчасына эзләнүләр алып бара.
Мәсәлән, Туймәт авылыннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булган Ашрапов медальонын табучылар да шулар рәтеннән, аңлыйсызмы, бу бит реликвия. Кешеләр моның никадәр кыйммәтле булуын аңлап бетерми. Бу кешенең җәсәден туган авылына алып кайтып, мөселман кануннарына туры китереп җирләделәр.
Медальоннар 1942 нче елга кадәр генә булган, Сталин боерыгы буенча 1942 елда медальоннарны ясауны тыйганнар. Быел без якташларыбызга 20дән күбрәк хәбәр тапшырдык. Мин хисап алып бармыйм, бары үзем эшләгән исемлектә генә аерып күрсәтәм.
9 Майдан соң, икенче көнне, Ульяновкадан бер хатын-кыз шалтыратты да, дулкынланып: “Ирина, менә авылдашым бәйрәмнән кайтты һәм сез исемлекне берничә тапкыр укырга киңәш иттегез, диде. Кабат берничә тапкыр исемлекне укыдым һәм бабайның энесен таптым. Хәзер миңа нишләргә?”
Мин 22 июнь көнне, митингта, хәбәр итү кәгазьләре тапшырачакбыз, ә теләсәгез, алдан ук бастырачакмын, дип аңлаттым. Юк, документ тантаналы шартларда тапшырылсын, абзыйга рәхәт булыр, - дип җавап бирә ул. Ул көтеп алды, һәм икенче хәбәрне Кандровларның, Павловларның тулы бер кланына тапшырдылар, алар илнең төрле почмакларыннан ата-аналар шимбәсенә, җыелдылар, һәм бер уңайдан аларның туганнары һәлак булу датасы булса да, шушы хәбәрне белделәр. Бу кәгазьне алучыларның күбесенә инде күп еллар, һәм аларның һәлак булган урынга барып кайтырга мөмкинлекләре юк, чөнки күпләрнең күмү урынында Мәскәү, Смоленск, Белгород өлкәләре тора. Кайберләренең, әлбәттә, зиратның исеме бар, әмма алар, яшь булу сәбәпле, шунда китә алмыйлар. Алар: “Безгә көнен белергә кирәк, сәдака бирер өчен, мәчеттә алар өчен дога кылырлар”, - дип сорыйлар. Яки башка әби, аңа 90 яшь, иртән таңнан газизенең рухына атап шәм куярга тели. Мөгаен, бу буын өчен, сугыш кырларында калган бу солдатларның балалары өчен – әлеге гамәлләр тормышның төп мәгънәседер. Аларның һәммәсенең дә гаиләсендә барысы да яхшы, йортлары җылы һәм уңайлы. Тик бабалары, туганнары яки әтиләре өчен җаннары гына әрни. Кайда ул, нәрсә булган? Ә хәбәрне алгач, алар якыннарының хыянәтче түгел, ә безне, ватаныбызны саклап һәлак булуын беләләр.
Иң мөһиме, 723 фамилия арасыннан өч кеше заманында фронттан исән-имин әйләнеп кайткан. Якыннары шалтыратып, аларның сугыштан кайтуын әйттеләр.
Алар турында мин Михаил Валерьевичка да хәбәр иттем. Шулай итеп аларны үлгәннәр исемлегеннән сызып ташладылар.
Ирина СУВОРОВА,
“Фронттан хәбәр китер” проекты авторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев