Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнле район газетасыз калуны күз алдына да китерә алмый

Район газетасын “Ленин юлында” исеме белән чыккан вакыттан бирле укыйм. Шуңа “Безнең Чирмешән”сез калуны күз алдына да китерә алмыйм.

Киләсе елның беренче яртыеллыгына да инде күптән язылып куйдым. Газетага язылучылар арасында редакция уздыра торган лотерея уйнатуда да катнашырга булдым. Яраткан газетамнан бүләк алып булмасмы.

Хат ташучының “Безнең Чирмешән”не китергәнен көтеп алам. Беренче битеннән алып соңгысына кадәр укып чыгам. Якташларыбызның тормышлары, язмышлары турындагы язмаларны яратып укыйм. Кайчандыр районыбызның төрле оешмаларында хезмәт куйган, инде 90, 95, 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәребез хакындагы мәкаләләр аеруча якын. Авыл хуҗалыгы турындагы язмаларны кызыксынып күзәтәм. Газетаны укып чыккач, якка алып куям һәм берникадәр вакыттан соң кайберләрен кабат карыйм, белдерүләр, рекламаларның да кирәге чыга.

Газетаның электрон вариантын да укыйм, аннан күбрәк фотолар карыйм. Шулай да газетаны кулга алып укуга җитми инде.

Җәүдәт Идрисов.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев