Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнле якташыбыз мордва халкы корылтаенда катнашты

9-11 октябрьдә Мордовия башкаласы Саранскида мордва халкының төбәкара иҗтимагый оешмасының VIII корылтае узды.

Чарада Россия Федерациясенең 36 субъектыннан 352 делегат һәм 337 кунак, шулай ук оешманың Эстония һәм Казахстаннан килгән әгъзалары катнашты.

- Безнең өчен мордва җирләреннән еракта яшәүче кешеләр барлыгын белү мөһим, алар үзләренең борынгы тамырларын хәтерлиләр, туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклыйлар, - диде Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов. - Безнең съездның максаты - Россиядәге иң зур этносларның берсен, аның матди булмаган этномәдәни мирасын саклап калу буенча юллар табу.

Мордовиядә милли мәдәниятне һәм телләрне саклау буенча актив эш алып барыла. Өч ел элек махсус дәүләт программасы кабул ителгән, мордва халкының төбәкара иҗтимагый оешмасы белән элемтә җайга салынган. Милли-мәдәни үзәкләр челтәре киңәйтелә, мордва якташлыгына ярдәм күрсәтелә, республиканың фин-угор җәмәгатьчелеге һәм мокша, эрзя халыклары тупланып яшәгән төбәкләр белән элемтәләре ныгый.

Монда “Идел – дөнья елгасы” акциясе һәм “Шумбрат” милли-фольклор бәйрәме яхшы үрнәк булып тора - ул Россиянең 16 төбәгендә үткәрелә, шулай ук инде ике ел рәттән Мордовиядә “Без бергә” Бөтенроссия милли мәдәниятләр яшьләр фестивале уза. Мордва телләре көненә багышланган чаралар да Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты.

10 кешедән торган Татарстан делегациясе съезд эшендә актив катнашты. Съездда катнашучылар Россия милләтләренең бердәмлеген һәм этномәдәни үсешен ныгытуга юнәлдерелгән федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый оешмаларның эшен активлаштырырга тәкъдим иттеләр. Милли телләрдә китап бастыруга, мокша һәм эрзя телләре буенча федераль белем бирү программаларын эшләү мәсьәләсенә ярдәм итү турында Карар кабул ителде.

Съездда мордва (мокша һәм эрзя) халкының төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе сайланды. Делегатлар гамәлдәге җитәкче Юрий Мишанин өчен тавыш бирделәр. Шулай ук башкарма комитет составы да расланды. Аңа 58 кеше (мокша һәм эрзя халкының 29шар вәкил) кертелде.

Үзгәрешләр оешманың атамасына да кагылды, хәзер ул мордва халкының төбәкара иҗтимагый оешмасы кебек яңгырый.

Ирина Митяева, съезд делегаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев