Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндәге Гаилә бәйрәменә күрше авылдан фольклор ансамбле килде

8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданда бик күп авылдашлар җыелды. Район рус җәмгыяте һәм мордва милли-мәдәни автономиясе активистлары һәм әгъзалары оештырган бәйрәм кичәсендә күңелле музыка уйнады.

Барлык катнашучыларны әлеге иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре Елена Ланкина һәм Ирина Митяева котлады. Районыбыз благочинные Александр Филимонов чыгышында гаилә кыйммәтләренең кеше өчен иң мөһим булуын әйтте. Нык гаилә – илебез терәге. Дин әһеле барысын да, бигрәк тә яшьләрне, гаилә традицияләрен, намуслылыкны сакларга өндәде.

Гаилә коруның нигезендә яткан традицион мәдәни кыйммәтләр безгә борынгыдан килгән.

Легендар изге Муром князьлары Петр һәм Февронья мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора. 1960 нчы елларда Россиядә, шул исәптән Татарстан башкаласында да бу борынгы пар хөрмәтенә һәйкәлләр - гаилә символлары төзелүе юкка түгелдер.

Районның үзешчән сәнгать осталары һәм бәйрәм кунаклары – Лениногорск районының Мордва Кармалкасыннан килгән хатын-кызлар фольклор ансамбле тәкъдим иткән концерт номерлары арасында гаилә парларын хөрмәтләделәр. Озак еллар бергә яшәгән парларга, милли-мәдәни оешмалар активистларына истәлекле бүләкләр һәм ромашка бәйләмнәре тапшырдылар.

Бәйрәмдә бергәләп җырладык, биедек, хороводта әйләндек.

Чараны оештыручылар Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдиновка, бәйрәмне үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен, рәхмәтле. Тавыш режиссеры Нияз Суфияновка да аерым рәхмәт.

Валентина Меркулова.

Чирмешән авылы.

Ирина Митяева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев