Чирмешән әбиләре «Ягез әле, кызлар!» конкурсында катнашкан
Яз башында күңелләребезне җылыткан бер шатлыгыбыз белән уртаклашасым килә. 8 Март алдыннан безне игътибарга гына күмделәр. Барысы да бәйрәмгә кадәр үк башланды.
Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты тәрбиячеләре әүвәл безнең өчен “Ягез әле, кызлар!” дигән конкурс оештырды. Без, барысын да онытып, яңадан яшь, дәртле чакларыбызга – КВНда уйнап, җырлап, шаяртып йөргән вакытларга кайткандай булдык.
Аннары интернатка кунаклар агыла башланды. Районда “Кәнфитләрдән - букет” акциясе узган икән. Безгә Пенсия фондыннан, Ветераннар советыннан, китапханәдән һәм башка оешмалардан килделәр. Әмма безне иң нык дулкынландырганы - Чирмешәннән Нияз һәм Надежда Гыйләҗевлар гаиләсенең килүе булды. Алар өч балалары белән килгәннәр иде. Сабыйларга карап, без кайчандыр үз оныкларыбызны үстергән чакларны искә төшердек. Бу - бәяләп бетергесез мизгелләр иде.
Бәйрәмнең күңелле мизгелләре 8 Март көнне дә дәвам итте. Казаннан килгән артистлар, җырчы Алсу Фаракшина һәм аның якыннары безнең өчен чын концерт оештырдылар. Алар елаттылар да, көлдерделәр дә. Әле безнең өчен үзләре үк мул табын да әзерләгәннәр. Без, чирләрне онытып, җырладык та, биедек тә.
Директор Наил Мостафиинга, барлык оештыручыларга һәм кунакларга безгә бәйрәм рухы бүләк иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Изге күңелегез өчен рәхмәт сезгә! Яхшылыгыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Суфия Ролик,
өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев