Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәннең “Яшүсмерләр” клубында балалар агач машина, тракторлар ясый

 Уңган, булдыклы, авыл тормышын яратучы, эш җаен белгән кешеләр үстерү – авыл җәмгыятенең, шул исәптән, күп ата-аналарның уртак теләгедер.

 Безнең Чирмешәнебез кебек цивилизацияле зур авылларда тормыш кызыклы һәм матур үтә. Яшәешебезең киләчәктә дә  шулай дәвам итүендә, минемчә, ярты ел элек район үзәгендә ачылган “Яшүсмер” ("Ровесник") клубы да зур роль уйнаячак, анда күп санлы иҗади түгәрәкләр эшли. Сигез яшьлек оныгым шундагы “Агач эше” (“Столярное дело”) түгәрәгенә рәхәтләнеп йөри, бер генә дәресне дә калдырмый, түземсезлек белән чираттагысын көтә.

 Бу түгәрәкнең укытучысы балаларны агач уенчыклар ясау белән кызыксындыра. Мишаның коллекциясендә хәзер ниләр генә юк: трактор, автомобиль дисеңме, пистолет, кылыч һәм башка эшләнмәләр.

 Укытучы махсус җиһазларда, төрле эш кораллары белән  агач эшкәртүче балаларның фотоларын даими җибәреп тора.

 Клуб "яшүсмерләрнеке" дип аталса да, монда кечкенә балалар белән шөгыльләнүләрен бик дөрес дип саныйм. Үсә төшкәч тә, алар инде бала чакларында ошаган мавыгуларын ташламаячак. Яшүсмернең урындык ясый белүе яки ремонтлавы, шкаф ишеген ныгыта яисә койма рәтли алуы бик шәп инде.

 Агач эше, балта остасы һәр авыл йортында гел кирәк.

 «Яшүсмер”дә кызлар өчен дә кызыклы түгәрәкләр күп. Әмма мин әлеге клуб эшенә үсемлекчелек яки авыл тормышы белән бәйле тагын берәр юнәлеш кертергә тәкъдим итәм.

 Кызганыч, күп кенә яшь ата-аналар, үз бакчалары булып та,  җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәк үстерү, җир эше белән белән кызыксынмыйлар, моңа балаларын да өйрәтмиләр. Элек авыл мәктәпләре укучыларын колхоз кырларындагы урып-җыю эшләренә җәлеп итәләр иде. Безнең буын кечкенәдән үк җирне яратып үсте, аны карарга кирәклеген, хезмәтнең нәтиҗәсен шул вакытта гына татырга мөмкинлеген аңлап үсте. Шулай фикер йөртү хәзер дә бик кадерле һәм безне шулай үстерүләренә шатбыз.

 Буыннар элемтәсен югалтмас өчен, авыл балаларында авыл хезмәтенә, җир-анага мәхәббәт тәрбияләү мөһим. Үскәч, олыгайгач, кайда гына яшәсәләр дә, язмышларын нинди һөнәр белән бәйләсәләр дә, алар туган нигезләренә, кече ватаннарына тартылачаклар. Ә күпләр, бәлки, туган Чирмешәнебездә дә калыр.

 Кече яшьтәге мәктәп укучыларына иген басуларын, аларны урып-җыю вакытында төрле авыл хуҗалыгы машиналарының эшен һәм авылда кеше хезмәте белән бәйле башка бик күп әйберләрне күрсәтү файдалы. Ата-аналарга балаларыбызның буш вакыты файдалы булсын өчен ачылган иҗат клубы эшенә игътибар итәргә киңәш итәм.

 Ә мондый кирәкле эшне оештыручыларга һәм укытучы осталарга бик зур рәхмәт.  

Валентина Меркулова.

 Чирмешән авылы.

фото: https://vk.com/mpkrovesnikcheremshan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев