Чирмешәнне 50 елдан соң кабат килеп күрдем
Мин республикабызының Балтач районы Кариле авылында туып үстем. 1970-73 елларда Казан энергетика техникумында укыдым. Бер ел укыганнан соң, җәйге каникуллар вакытында, студентларның төзелеш отряды составында Чирмешәнгә килдем. Безне, хәзерге вакытта “Ромашка” исемен йөртүче, булачак балалар бакчасы төзелешенә билгеләделәр. Төзеләчәк бинаның фундамент эшләре башкарылган иде. Без отрядта 50 студент булдык.
Шушы состав белән ике ай (июль, август) дәвамында бинаның ике катының диварларын өйдек, түшәмнәрен яптык. Моннан тыш, янәшәдә төзелүче, янгын сүндерүчеләр депосы, үзәк урамда эчке эшләр бүлеге объектларында да эшләдек. Билгеле инде, һәрберебезнең дә измә салып кирпеч тезәсе килде. Күп очракта өйгән кирпечләребезне кире сүттерделәр. Кирпеч салу һөнәренә биш кенә егет (берсе мин) азмы- күпме өйрәнә алдык, эшләгәнебез канәгатъләнерлек дип саналды һәм алга таба үзенә күрә кирпеч салу остасына әверелдек кебек.
Төзелеш оешмасы Лениногорск шәһәрендәге трест иде. Эшебезне шуннан килгән тәҗрибәле осталар күзәтеп торды. Урта мәктәп янәшәсендә генә урнашкан интернат бинасында яшәдек. Үзебезнең арадан командир һәм комиссар билгеләп куйдылар, аш-суны да үзебезнең студент кызларыбыз әзерләде. Беренче ярдәм кирәк була калса, дип медицина институтының югары курс студенты чакыртылган иде. Көндәлек вак-төяк сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен төзүче инженерлар институтыннан шулай ук югары курс студенты килде.
1973 елның мартында, техникумны уңышлы тәмамлагач, юллама буенча үзебезнең район электр челтәрләренә эшкә кайттым һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда баш инженер вазыйфаларын башкардым. Шуннан соң узган 50 ел эчендә Чирмешән районына бик күп тапкырлар килдем, ләкин үзебезнең хезмәт җимешенә күз салырга туры килмәде. Бу юлы,юбилей хөрмәтенә, шушы бинаны күрү өчен махсус килдем. Интернет аркылы аның курчак өе кебек итеп ремонтланганын белә идем инде. Эчендәге “хуҗалары” белән дә аралашасы килгән иде. Ара да 350 километр бит, ике якка 700 була. Мин бу гамәлемне өч ел чамасы элек күнелемә салып куйган идем. Менә, теләкне тели белгәч, гомере дә булды, сәламәтлеге дә канәгатъләнерлек, транспорт мәшәкатъләрен улыбыз Данияр үз өстенә алды. Аның отпуск ялында булуы да ярап куйды, без Чирмешәнгә килдек.
Чирмешән районына күп тапкыр килүемнең сәбәбе - хатыным Суфия шушы районның Түбән Кәминкә авылыннан, Хабибуллин Мотыйгулла кызы булуда. Ләкин монда төзелешнең катнашы юк. Бу - очраклылык кына. Без аның белән элегрәк үк - Казанда дуслар идек инде. Ул дуслык ярап та куйды - апасы Наҗия Камалетдинова Чирмешәндә газлы эчемлекләр сата иде. Җәйге эссе көннәрдә, витринада булмаса да, ул безгә андый эчемлек табып бирде. Ире Рафик (соңрак минем баҗай) Чирмешән районы эчке эшләр булегендә ГАИ хезмәткәре иде. Соңрак алар Бөгелмәгә күченделәр. Баҗай подполковник дәрәҗәсенә күтәрелде, “Россиянең атказанган ГАИ хезмәткәре” исеменә лаек булды. Олырак кешеләр, бәлки, хәтерлиләрдер дә әле аларны.
Мин Балтачка эшкә кайткан елда ук Суфияны да үзем белән алып кайттым - өйләнештек. Ике бала үстереп тормыш юлына аяк бастырдык. Икесенең дә өчәр балалары бар - безгә алты онык. Һәрберебез тормышта үз урынын табып матур гына гомер кичерәбез.
Миндә бу көннәрдә ике юбилей – Чирмешәндә төзелештә эшләвебезгә ярты гасыр, ә үземә 70 яшь.
Ә Чирмешән соңгы елларда нык үзгәргән, матурланган икән. Элеккеге салам түбәле өйләр күптән юк, юллар бик яхшы.
Вәгыйз Таҗиев.
Балтач районы.
фото: Кадыйр Гомәров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев