Чирмешән районында Питрауны зурлап үткәрәләр
Питрау ул - христианнарның олы бәйрәме, аны, гадәттә, чуваш халкы зурлап билгеләп үтә, әккәрәйлеләр – аеруча.
12 июльдә булачак бәйрәмгә әзерлек алдан ук башлана, өй, йорт тирәләре җыештырыла, капка-койма буяла, матурлана. Чөнки бу көнне авылга кунаклар җыела, чит җирләрдә яшәүчеләр дә ничек тә Питрауга туган ягына кайтырга тырыша.
Мин инде 37 ел Ульяновка авылында тормышта, бер генә елда да бу бәйрәмгә Әккәрәйгә бармый калганны хәтерләмим. Гаиләбез - балалар, оныклар белән барабыз, туган йортта җыелабыз. Аллага шөкер, әле әниебез исән. Ул үз балаларын гына түгел, йортлары ябылган туганнарының балаларын да кабул итә, көтеп ала.
Питрау көнне ишекләр ябылмый, ул һәркемгә ачык, өстәл тулы сый-нигъмәт була. Бу үзенә күрә бер очрашу көне кебек.
Урамның бер башыннан икенче очына хоровод җырлап узу җәй белән хушлашу сыман. Питрау үтте – җәй бетте, дигән әйтем дә бар. Бәйрәмнән соң ук, киләсе елда Питрауга кайту планы төзелә башлый.
Рәхәтләнеп ана телендә аралашу үзе бер рәхәт бит ул. Балаларымның теле русча ачылса да, соңрак чуваш телен өйрәнделәр, хәзер ана телендә акцентсыз, бик чиста сөйләшәләр. Бер улым белән кызымның балалары чуваш телен аңласалар да, сөйләшергә теләмиләр шул. Төрлечә тырышып карыйм. Тел өйрәнергә дә теләк кирәк ул. Икенче улым, шәһәрдә яшәсәләр дә, балалары белән ана телендә генә аралашалар, чуваш телен яшьтән өйрәтергә телиләр. Гаиләдә ана телендә аралашсаң балалар аны тизрәк ота. Бер киленебез рус милләтеннән, шуңа гаиләдә күбрәк русча сөйләшәбез, оныкларның ана телен белмәүләре шуңа да бәйледер, бәлки.
Телләр белү бер вакытта да артык булмый. Мин рус, чуваш, татар телләрендә иркен аралашам, шуңа төрле милләт кешеләре арасында дусларым да күп. Татар теленә студент вакытта өйрәндем, белгән нәрсә онытылмый ул. Кызым да татарча аңлый һәм иркен сөйләшә.
Ә сездә бәйрәм ничек үтә?
Маргарита Рыбкина.
Ульяновка авылы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев