Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районы тыл хезмәтчәннәре һәйкәл куюга лаек

Район газетасының быелгы, 10нчы январь санында Кара Чишмә авылыннан Саимә апа Моратованың "Әниләргә һәйкәл кирәк" дип исемләнгән мәкаләсе басылган иде. Автор Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган якташларыбыз - әбиләр, әниләр, кызлар хөрмәтенә истәлекле урын булдыру хакында сүз кузгата. Саимә апаның фикере белән килешми мөмкин түгел. 2010нчы елда Бөек...

Район газетасының быелгы, 10нчы январь санында Кара Чишмә авылыннан Саимә апа Моратованың "Әниләргә һәйкәл кирәк" дип исемләнгән мәкаләсе басылган иде. Автор Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган якташларыбыз - әбиләр, әниләр, кызлар хөрмәтенә истәлекле урын булдыру хакында сүз кузгата. Саимә апаның фикере белән килешми мөмкин түгел.


2010нчы елда Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан авылыбызда "Әти дип әйтергә тилмердек" исеме дигән чара уздырдык. Бәркәтәдә ул вакытта әтиләрен сугышта югалткан 57 кеше исән-сау иде, бүген авылыбызда андый апа-абыйлар инде 42 кеше генә калды. Ә ире сугыштан кайтмаган "солдатка"ның иң соңгысын Минкамал әбиебез Котбиеваны январь аенда җирләдек. Сугыш елларында нәкъ менә шул авылдашларыбыз тылда фронт өчен, гаиләсен туендыру, балаларын үстерү өчен үз хезмәтен куйган. Олылар сөйләвен тыңласаң, аларның ул чордагы эшләве, яшәү рәвеше чын каһарманлык үрнәге. Шуның өчен әлеге хатын-кызларның батырлыгын "Ана" һәйкәле белән мәңгеләштерү Саимә апа язганча бик тә сәваплы, мактаулы гамәл. Бу безнең буыннан тыл хезмәтчәннәренә зур хөрмәт билгесе булыр иде.

Дөрес, андый һәйкәлне һәр авылда булдыру ансат эш түгел, ә менә район үзәгендә шундый тарих объектын төзүгә бергәләшеп тотынсак, моны җиңдерә алыр идек. Район җитәкчесе Наил Шамил улы Зарипов та мондый яхшы идеяләрне күтәреп алып, эшләп куя торган шәхес.

Күптән түгел Лениногорск районының Кирлегәч авылы аша узарга туры килде. Күршеләр сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәләрен яңартканнар. Шунда ук кулларын маңгаена куеп ирләрен, әтиләрен көтүче кыяфәтендә сурәтләп хатын-кызларны-тыл хезмәтчәннәрен дә онытмаганнар.

Гөлфәния Гайнанова.

Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан