Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән мәчете картлары бүләкләр өләштеләр

Чирмешән мәчете картлары, фитра сәдакасыннан кергән акча хисабына, район үзәгендә яшәүче авыр хәлдә калган, йөри алмаучы, физик мөмкинлекләре чикле якташларыбызга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләделәр, сигез кешегә азык-төлек пакетлары өләштеләр. Җиңү бәйрәме алдыннан да мондый пакетлар белән алты якташыбызны сөендергән идек. Инде шактый еллар түшәктә ятучы, энесе Таһир, килене Миңсылу карамагында...

Чирмешән мәчете картлары, фитра сәдакасыннан кергән акча хисабына, район үзәгендә яшәүче авыр хәлдә калган, йөри алмаучы, физик мөмкинлекләре чикле якташларыбызга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләделәр, сигез кешегә азык-төлек пакетлары өләштеләр.


Җиңү бәйрәме алдыннан да мондый пакетлар белән алты якташыбызны сөендергән идек.

Инде шактый еллар түшәктә ятучы, энесе Таһир, килене Миңсылу карамагында гомер кичерүче Гөлсинә Исмәгыйлова да мондый игътибарга, бу бүләккә бик сөенде, күзләренә яшьләр тулды. Башкалар кебек, ул да игелекле булучыларга рәхмәтләрен белдерде.

Гомәр Шарапов,

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мечеть Черемшан