Бәркәтә авылыннан Наҗия апа тормышның ямен тоеп яши
Күпме генә җәй коры килде дисәк тә, Аллага шөкер, бер дә зарланырга урыныбыз юк кебек. Без хәзер олы буын халкы, шәхсән мин сиксән яшемә җитеп киләм, аякта йөрим, балаларыбыз исән-сау, яныбызда.
Бергә яшәгәч, гомернең үткәне сизелми дә. Иртән торгач шөкер кылам, урам бакчасындагы аллы-гөлле хәтфә чәчәкләрдән яшәү дәрте алам. Алар күзләргә шифа, йөрәкләргә көч-куәт бирә. Җырдагы “Чәчкәләрнең нигә кирәге бар, өзеп бирер кешең булмаса”, дигән сүзләр белән килешмим мин. Чәчәкләр нинди төрләрдә генә булмый, аларны үстерергә көч-куәт, уңганлык кирәк!
Аннан чыгып китәм яшелчә, җиләк-җимеш бакчасына: анда ни генә юк, кавыны, кыяр, помидорлар ничә төрле, авыз итәрлек булса да – виноград үсә, күтәрә алмаслык, 40-50 килограммлы кабаклар, үз урынына җитәрлек бәрәңге дә булыр Аллаһы теләсә. Быел, җиләк-җимеш бик уңды. Алмалар, кура җиләкләре көзгә кадәр пешеп утыра. Шөкер кылып яшәрлек эшләребез җитәрлек.
1955 елда җиденче классны бетереп, эшкә тотындым мин. Төрле сынаулар аша үтеп, хәзер бәхетле заманда яшибез. Бу гомердә быелгы кебек кызу җәйләр дә, салкын кышлар да күп булды. Бөтен эшләр кул көче белән иде. Өчәр гектар чөгендер утау, гектарлап борчак, әрәмәләрдә печән чабу, яз буена делянкалар арчулар, көз буе кибән өюләр дә булды. Бер йотым су да эчмичә, кибән башында “яна идек”. Аннан ул саламны кышын трактор чанасында ташыдык. Фермаларда кул белән 30ар сыер бозаулатып, савып, ике ай тәрбияләп, утызар бозауны исән-имин тапшыра идек.
Ул вакытта ашарга ризыгы, эчәргә чәе юк иде. Мин боларны хәзерге заманга шөкер кылып яшәргә кирәк дип әйтүем. Хәзер авыр дип зарланабыз, элек кем күргән мондый тормышны... Тәмле ашап матур киенәбез, шушымы начар тормыш?!
Тормыш авыр дип зарланабыз,
Зарланырга бармы сәбәбе?
Бар да җитә, хәтта артып китә,
Туктагачтын гомер сәгате.
Наҗия Мостафина.
Бәркәтә авылы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев