Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтә авылы ветераны яшьлеген сагына

Кем әйтмешли, аерым эшебез юк, үткән гомеремне барлап утырам әле. Каршымда 1955 елда олы тормыш юлына аяк басуым турында бер дәлил - хезмәт кенәгәсе булса, икенчесе - 1963 елда – Бәркәтә авылы сайлау округыннан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы – Лениногорск районы хезмәт ияләре Бәркәтә авылы Советына депутат булып сайланганлыгым хакында таныклык.

Күп еллар чөгендер игеп алган “Ударник коммунистического труда”медален карыйм. Болар сакланып калганнары гына...

Минем әти белән әни 1935 елда тормыш коралар. Әни әтинең гаиләсенә “унберенче кашык” булып килә. Бик авыр еллар. Шуңа күрә, кулга-кул тотынышып, Архангельскига китәләр. Читтә өч балалары туа: ике кыз һәм бер ул. Сугыш башлана, әти янә авылга кайтырга була. Бер кызлары юлда кысылып үлә. Аны әнинең кулыннан алып поезд өстәлендә калдырталар. Гаилә авылга кайтып иске генә йортка урнаша. Тик әти озак яши алмый, бик каты авырый. Шул вакытта мин дөньяга килгәнмен. Әнинең әнисе сукыр булган, әтидән: “Бала тудымы?” дип сорагач, әти: “Бала түгел, әби, бәла туды”, дигән. Үз хәле хәл булган инде аның. Әнигә - өч бала, өч ялангач: иске өй, ягарга, ашарга юк, илдә сугыш бара. Миңа өч ай, апага дүрт яшь, абыйга ике яшь чагында әти үлеп киткән. Әнинең бездән гайре бер байлыгы да булмаган. Бу вакытта авыр хәлдә калган әниләргә фәкать Аллаһы Тәгалә генә көч-куәт биргәндер.

Гомере бетмәгән кеше өчен тормыш гел алга бара, тарих “кулясасы” гел әйләнеп тора. Ул вакытта җиде класс кына уку иде. Разыя апа да, Хәбибулла абый да җиденче классны тәмамлауга читкә киттеләр: ашарга - ризык, кияргә кием кирәк. 1955 елда мин дә 7 класс бетердем. Шул елда колхозга кердем. Гомәр абый Сөләйманов иртән мине дуңгызлар фермасына эшкә дәшәргә килде. Әни намаз укый. Мин бик ябык, начар идем. Әни намазын укып бетергәч, ферма мөдиренә “Балакаем, бер “гордага” (кантарга) абынып егылыр да, миңа да, сиңа да яхшы булмас”, диде. Алай да кияргә, ашарга кирәк, без үсеп килүче кызлар, дуңгызлар фермасына кереп, биш ел эшләдем, шунда “күзләр ачылды”, юк кына тормышта яшәп, депутат дәрәҗәсенә күтәрелдем. Түрәләр, ни дисәк тә, элек гадел иделәр. Миңа ризыкны авылда насыйп иткән, әнигә ярдәмче булдым, колхоз кырларында эшләргә яраттым. Аллаһыга шөкер, кайда эшләсәк тә, хезмәтебезне күрә белделәр, җитәкчеләргә бары рәхмәт әйтәсе килә.

1964 елда үз авылыбызның уңган-булган Минхаммәт Вәлимхаммәт улы белән тормыш кордык. Иремнең әтисе сугышта үлгән, каенанам Руҗихан, каенигәчем Рәшидә бар. Ул елларда ашау-эчү такы-токы, кием ягы бик начар.

Бер гаилә коргач, түзәргә, чыдарга кирәк. Гаиләбезгә ямь өстәп, улыбыз Мидхәт, кызыбыз Ландыш туды, тик өченче балабыз озын гомерле булмады. Ул чорлар авыр иде, тик ул вакытны сагынып искә алам, яшь чак бит. Язмыш сагалап кына торган, унсигез ел матур гына яшәп ятканда, каенанамның - әнинең улы, балаларымның яраткан әтиләре, минем кадерле ирем юл һәлакәтенә эләгеп дөньядан мәңгелеккә китеп барды. Мин үзем дә, шул авариядә, күп имгәнүләр алып больницада яттым. 1980 нче ел бу, улым 8 класста, кызым 5 класста укыйлар. Аллаһыга шөкер, мин больницада чакта әни балалар белән йортны алып барды. Әни, каенанам, улы үлгәч тә, 27 ел яшәде, хәзер инде үлүенә дә күп еллар. Улым өйләнгәч, әнигә ике килен булып тордык. Шөкер, каенанам белән 45 ел гомер иттек, 22 ел киленем һәм улым белән гомер итәбез. Кызларым район үзәгендә яши, үз әнием 75 яшендә дөнья куйды. Апам Разыя Саратовта, исән-сау. Тормыш юлына күз салам да, 80 ел гына аз кебек. Күпме ачлык-ялангачлык, күпме авыру-сырхаулар – бар да безнең йөрәкләрне сыкратып узган. Бөтен теләгем шул: дөньялар тыныч, балаларыбыз исән-сау, иманлы, игелекле булсын.

Ахыргы елларда 15 ел фермада сыер саудым. Кайда гына эшләсәм дә, гел мактаулы идем, шөкер, хәзер шуларның рәхәтен күреп яшибез.

Безнең яклар урман-күлләр ягы,

Безнең яклар иркен кырлар ягы.

Безнең яклар - үзебезнең яклар,

Үзебездә ята чорлар даны.

Хәтфә таулар, яшел үзәннәрем,

Җир җиләге пешкән урманнар.

Туган якта мине былбыл иткән

Үзем генә белгән җырым бар.

Әйе, җырларым басу-кырларда, ферма юлларында, тормыш мәшәкатьләрендә дә җиңеллек бирде. Һәммәбез исән-сау булыйк.

Наҗия Мостафина.

Бәркәтә авылы.

Фото: Наҗия Мостафина архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев