Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

“Безнең Чирмешән” газетасы - аерылгысыз дустым

Мин район газетасын “Ленин юлында” исеме белән чыккан вакыттан ук укып үскән буын кешесе.

Шуңа күрә “Безнең Чирмешән”не аерылгысыз дустым дия алам. Аның һәр санын көтеп алам.

Ел башыннан район газетасы атнага бер тапкыр сигез битле булып чыга башлады. Аның мондый форматта чыгуы миңа ошый. Район газетасында мәгълүмат бик күп. Шул кадәрле яңалык, аерым кешеләр турындагы язмаларны кайдан табып, язып өлгерәләр икән дип уйлап та куям. Бер басмага гына да күпме көч куелганын аңларга була.

Газетаның һәр битен җентекләп укып чыгам. Таныш кешеләр турында укыганда да без белмәгән яңалыкларга тап буласың. Матбугат басмасын кулыма тотып укырга яратам, электрон вариантын карамыйм. Чит төбәкләрдә яшәүче балалар газетаның сайты белән танышып бара. Шулай да мин аларга  күчтәнәч җибәргәндә янына район газетасын тыгып җибәрергә тырышам.

Мин китапханәдә эшләгән елларда ук редакция хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек иттек. Газетаны типографиядә баскан чорны да яхшы хәтерлим. “Безнең Чирмешән”не юлдашым дия алам.

Валентина Сапожникова.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев