Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Бәркәтә ветераны: хат ташучы Альбина безне баетып та китә

Почта таратучылар иң кирәкле хезмәткәрләрнең берсе дип уйлыйм. Элек тә шулай иде: дә минем туганнарым бар да читтә булды, алардан хатлар, посылкалар көтеп яшәдек. Почтада эшләүче авылдашыбыз безне шушы “күчтәнәчләр” белән сөендерә иде.

Хәзер күп еллардан бирле, безнең участокта уңган-булган, үз эшенә намуслы хат ташучы Альбина Сәйфетдинова. Ул тормыш иптәше Мингата белән булдыклы, тырыш ике ул үстерделәр, әлегә бер уллары Марат махсус хәрби операция зонасында, исән-имин булсын.

Альбина газетаны да үз вакытында тарата, безне шатландырып, баетып та китә әле. Без аларга исәнлек-саулык, тигез тормышлар, гаилә бәхете, уңышлар теләп калабыз. Газеталарда яхшы хәбәрләр генә килеп торсын, безгә дә исән-сау булып, район газетасын укып, сезнең белән  хөрмәтле редакция хезмәткәрләре хәбәрләшеп яшәргә насыйп булсын.

Наҗия Мостафина.

Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев