Бәркәтә мәктәбендәге ата-аналар җыелышында химиядән тәҗрибә үткәрделәр
2023 – ПЕДАГОГ ҺӘМ ОСТАЗ ЕЛЫ
Миңа, кайбер сәбәпләр аркасында, 8 нче сыйныфка, 1965 елда Бәркәтә урта мәктәбенә – барырга туры килде. Йөреп уку авыр. Билгеле, иртәнге сәгать алтыларда җәяү юлга чыгасың: 5 чакрым юлны үтәргә, дәрескә өлгерергә кирәк. Ул чорда һава шартларына яраклаштырып кияргә киеме дә юк - яңгыры, бураны, көчле җиле үзәкләргә үтте инде.
Беренче сентябрь көнне велосипедка утырып Бәркәтә мәктәбенә юл алдым. Әбием ул авылдан булгач, туганнар күп, Ибраһим бабайларга велосипедны куйдым да, мәктәпкә киттем.
Сыйныф җитәкчебез Фәридә апа татар теленнән укыта. Хәзер мәрхүмә, ул миңа бик ярдәмчел булды. Ә математикадан Миннур апа керә, Лашман авылы кызы. Аның матурлыгы! Һәр дәрестә шуңа сокланып утыра идем, дәресне дә бик әйбәт аңлата. Бервакыт кызларга: “Их, кызлар, әгәр мин егет булсам, Миңнур апаны беркемгә дә бирмәс идем, бигрәк матур бит. Озын кара толымнары үзе ни тора!” - дип әйттем. Ул сүзне Миннур апа үзе дә ишеткән, мине күргән саен көлемсерәп уза иде. Химия фәнен Саҗидә апа Садыйкова укытты. Белемне нык бирде, тик, никтер, аны тыңламый, кирәксенми идек. Шулай да ул үз фәненә кызыксыну уята алды. Күңелгә уелып калганы - ата-аналар җыелышы булды.
...Саҗидә апа ата-аналар җыелышында химиядән безнең сыйныф белән тәҗрибә күрсәтергә уйлады. Озын мәктәп коридоры әле дә хәтеремдә. Ата-аналарга каршы зур өстәл урнаштырдылар. Шунда Саҗидә апа спиртовка куйды. Капкачы япкан. Мин кулъяулыкны башта суга манарга, аннары эфирга һәм спиртовкадагы спиртның капкачын ачып шырпы кабызырга да, кулъяулыкны шунда яндырырга тиеш идем. Әллә каушаудан инде, әллә күбрәк тамызылды: ут кулларга, азрак кына биткә дә тиеп алды. И-и, Саҗидә апаның куркуын күрсәгез сез: күзләре зур итеп ачылган, битләре ут яна! Үзем Саҗидә апага карыйм, үзем тәҗрибәне сөйләп дәвам итәм: менә кулъяулык янмады, исән калды, - дип селким. Залда бер апа: “Ярый әле, балакай, үзең янмадың ла”, - дип әйтеп куйды.
Бер елдан соң авылдагы сыйныфташларым да мондагы 9 сыйныфка укырга килде. Сентябрь айларында кайтып йөрдек, ә аннары клуб янындагы интернатта урнаштык. Анда Чумачка, Кара Чишмә балалары дүрт бүлмәгә бүленеп яшәдек. Ул чорда завуч булып Рәхимә апа эшләде, йомшак күңелле, география фәнен укыта иде. “Нәрсә, Рәсимә, авылыгыздан каймакларынмы, әллә сепарат сөтләрен алып килдеңме?” - дигәне әле дә истә. Янәсе, яхшы укучылармы яки начарларымы?
Физкультура дәресеннән Рауф абый Гатин укытты. Аның дәресендә булган кызык вакыйганы да язмыйча китә алмыйм. Май азаклары. Уйнарга мәктәп артындагы күпер аша аръяктагы мәйданчыкка футбол уйнарга чыктык. Янып-пешеп, тирләп уйныйбыз. Рауф абыйны мәктәпкә чакыртып алдылар. Безгә шул гына кирәк тә: ул китүгә, Шушма елгасына суга сикердек, рәхәтләндек йөзеп. Моның өчен безне ачуланганнармы, хәтерләмим. Ләкин Рауф абыйны безнең дәрестән бүтән бүлеп чакырып алмадылар.
Ул чорда мәктәпләрдә рус телендә укытуга күчерә чоры башладылар. Математикадан Луиза апа белем бирде, ул фәнне русча яхшы ук “кайнаштыра идек”. Физикадан Дания апа керде. 10 класста бу фәннән Гата абыйдан гыйлем алдык, белемле, балалар өчен йомшак иде ул. Директор Гаяз абый тарих дәресен алып барды, русча укыдык, бик авыр иде. “Балалар, белгәнен русча, белмәгән сүзләрегезне татарча әйтегез, мин аңлармын,”- дияр иде.
Ул елны кыш та бик суык булды, Гаяз абый тарих дәресенә башына бүрек киеп керде дә, башын аска иеп: “Менә, балалар, сезгә бүректән йөргәнгә кисәтү ясыйм, ә үзем бүрек киеп кердем, авырдым бит, гафу итегез”, - диде.
Бриллиант исемле яшь укытучы инглиз теленнән укыта башлады. Артык яшь булгангамы, аны тыңламыйбыз, дәрескә дә керәсе килми. Сыйныф белән сөйләштек тә, 6 нчыдан, аның дәресеннән “качарга” уйладык. Җитмәсә сәбәбе дә табылып тора: укытучы да күренми, тоткарлана. Ә безгә шул гына кирәк тә, кайтып киттек. Интернатка кайтып ашарга утырган гына идек: “Гаяз абый үлгән!”- дигән хәбәрне җиткерделәр. Кая ул ашау! Җыелышып, Гаяз абыйлар йортына йөгердек. Безнең яраткан директорыбызны өйләренең түренә кертеп салганнар. Янында хатыны Рәшидә апа утыра. Елаудан күзләре кызарып чыккан. Әмма безгә кайгысын күрсәтәсе, бала күңелен яралыйсы килмичә: “Менә, балалар, абыегыз йоклый гына”, - дип безне юата.
Өч көнгә укуларны туктатып тордылар. Шуңа күрә җәяүләп Кара Чишмәгә кайтып киттек. Гаяз абыйны җирлисе көнне аның мәетен клуб каршына куеп саубуллашу оештырдылар. Директор абыебыздан башка бинабыз шыксыз, караңгы тоелды безгә. Мәктәп нурын Гаяз абый үзе белән алып китте сыман.
Гаяз абыйдан соң безгә мәктәп директоры һәм тарих фәненнән укытучы булып Рәшит абый Мозаффаров килде. Тарихны да үз ана телебездә, татарча укыдык.
Биологиядән Рәхилә апа Мәгъсүмова белем бирде: таләпчән, белемле, көчле педагог иде. Завуч һәм татар теле укытучыбыз (9-10 нчы сыйныфта ул укытты) - хөрмәтле Вәсилә апабыз да бар иде. Кырыс булса да, укучылар күңеленә ачкыч таба, үз фәненә ярату тәрбияли алды. Шуңадырмы, бик яраттык без аны.
9 нчы сыйныфта 2 паралель класста 42 укучы укысак,10 нчыда 28 бала гына калдык. 17 яшьтә булсак та, остазларыбызга без бала идек. Сыйныф җитәкчебез, рус теле укытучысы Ира апа Кадермиева әниебездәй якын, кайгыртучан булды.
Чыгарылыш имтиханнары алдыннан Ира апабыз чирләп китте, аны район больницасына дәваланырга салдылар. Бездән имтихан алырга район бүлегеннән Валентина Владимировна дигән хатын-кыз килде. Әй андагы куркулар! Ира апаның хезмәтен аяк астына салып таптамадык, барыбыз да имтиханны уңышлы тапшырдык. Ул безне зур тормыш юлына озатырга, аттестат алган көннәрдә генә хастаханәдән терелеп кайтты. Аттестат алып таралышканда биш ел саен очрашуга җыелабыз дип вәгъдәләр бирешеп, төрлебез төрле якларга юл алдык.
Вәгъдәбезгә тугры калып, биш ел саен, сыйныфташлар, Ира апа белән дә очрашуга сагынышып кайта идек. Сыйныф җитәкчебез белән сөйләр сүзләр бетмәде. Үзебез әни, әти, әби, бабайлар булсак та, аның белән киңәшләшә, шатлыгыбыз белән бүлешә идек. Ира апа безне үз баласыдай якын күреп, акыллы киңәшләрен бирә иде. 2013 елда, унынчы сыйныфны тәмамлауга 45 ел булган көннәрдә дә аның безнең өчен аналарча кайгыртуын күреп сокландык. Кызганыч, бу күрешү сыйныф җитәкчебез белән соңгы очрашу икәнен беребез дә күз алдына китерә алмады.
Бүген безнең укытучылардан, шөкер, Луиза апа исән-сау. Ул Бәркәтә авылында гомер итә. Миннур апа Иске Үтәмештә яши, оста укытучы, мәктәп директоры булып озак еллар эшләде.
Шушма буенда урнашкан мәктәп безнең күңелдә һаман шулай тора сыман. Итагатьле остазларыбыз, сез безне ачуландыгызмы икән, анысы хәтердә юк.
Унынчы сыйныфны тәмамлаганга 55 ел гомер узса да, күп вакыйгалар күңелдә уелган. Көчле, белемле кайбер укытучыларыбызның фамилияләре истән чыкса да, исемнәре, йөз торышлары йөрәк түрендә әле дә саклана.
Бу язмам сезгә догам булып барсын, хөрмәтле остазларым.
Рәсимә Хәйруллина (Сөләйманова).
Туймәт авылы.
Архив фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев