Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтә мәктәбе 100 еллык юбилеена әзерләнә

Туган мәктәбемнең тирәсендә Чәчәк ата язын шомыртлар. Сабый чаклар инде кире кайтмас, Кире кайтмас үткән минутлар.

Сәгатьләп, минутлап уза вакыт. Мәктәптә укыган чорда дәресләр озак кебек, ә тәнәфес – кыска, шаярып, уйнап та өлгермисең, кыңгырау дәрескә дәшә. Мәктәп еллары – иң шатлыклы, бәхетле чор. Кызыклы вакыйгалары, якын дуслары, яраткан укытучылары һәм борчу-мәшәкатьләре белән хәтердә кала да, гел сагындырып искә төшә.

Быел Бәркәтә авылы мәктәбенә 100 ел тула. Күпме вакыт узган, күпме вакыйгалар кичергән ул. 1923 елдан – дүртьеллык, 1941 елдан – җидееллык, ә 1964 елда урта мәктәп була. Быел ул үзенең 58 нче чыгарылыш укучыларын озата.

Өлкән буын кешеләре Шушма буена диярлек урнашкан агач мәктәпне хәтерлиләрдер. 1971 елда кирпечтән, ике катлы яңа бина төзелә. Бүген дә балалар шунда белем ала. 2014 елда аңа капиталь ремонт үткәрелде. Хәзер мәгариф үзәгендә табигый фәнни-технологик юнәлештәге үсеш ноктасы булган сыйныф ачылды.

Мәктәпләрнең күбесенең башлангычы - мәдрәсәләрдә. 1863 елгы тарихи мәгълүматлар буенча Бәркәтәдә 3 мәчет, 3 мәдрәсә эшләгән, аларда 300дән күбрәк шәкерт укыган. Әйтик, икенче мәдрәсәдә 100 шәкерткә 3 мөгаллим белем биргән. Дини укулар җәдитчә алып барылган. Аның җитәкчесе Таһир мулла Нигъмәтуллин була. Ул күренекле тарихчы, галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның әтисе. Габдулла Тукай белән аралашкан авылдашыбыз, шагыйрь Хәбиб Исхакый да әлеге мәдрәсәдә белем алган.

Шушы дәвер эчендә күпме мөгаллимнәр, остазлар, укытучылар белем, тәрбия биргәннәр. Аларның тырыш, җаваплы хезмәтен күз алдына китерүе дә авыр. Ә белем бирү елдан-ел катлаулана, заманалар үзгәргән саен таләпләр дә арта.

Укытучыларның бүгенге эш планнарында яңа графа – “Көтелгән нәтиҗә” өстәлгән. Ә бит аның хезмәт уңышларын вакыт күрсәтә. Иң мөһиме – укучыларның тормышта үз юлларын табып, җәмгыятебездә лаеклы кешеләр булуда.

Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында галимнәр, укытучылар, табиблар, уңган терлекчеләр, шоферлар, агрономнар, җитәкчеләр, хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән, дан казанган һөнәр ияләре бик күп.

Бәркәтә урта мәктәбе олы юбилеена әзерләнә, шул уңайдантөрле чаралар уздыру планлаштырыла. Мәктәбебезнең “гомер бәйрәмен” зурлап уздырырга насыйп булсын. Белем биргән, тормышка әзерләгән мәктәпләребез, аларда хезмәт куйган укытучыларыбыз олы хөрмәткә лаек.

Сәрия Бикбова,

ветеран-укытучы.

Бәркәтә авылы.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X