Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Әмир егетләре белән горурланабыз

Безнең Әмир авылыбыз көннән-көн матурлана, шәһәрдәгеләрдән бер дә ким яшәмибез. Болар барысы да авылдашларыбызның тырышлыгы, игелекле гамәлләре нәтиҗәсе.

Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә халык белер, дигән әйтем бар. Тик бу очракта яхшылык кылучы авылдашларымның исемнәрен әйтеп үтмичә дә булмас, чөнки андый кешеләр бик сирәк. Минем сүзем Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар турында. Бу игелекле кешеләр хакында бик күп мактаулы сүзләр ишетәбез. Игелек кылу һәм ярдәм күрсәтү өчен акча кирәк, дип уйлау гына хата. Кешенең күңелендә дә булырга тиеш. Әгъләмовлар ел саен диярлек авылыбызда бик күп авыллар көнләшерлек Авыл көне үткәрәләр. Ел саен авылдашларын мәҗлесләргә җыялар, күперләребезне яңарттылар, мәчеткә ремонт ясадылар...

Болардан тыш игелекле авылдашларыбыз инде ничәме ел сугыш чоры балаларына, авыл кибете аша, бер кешегә ай саен икешәр мең сумлык азык-төлек бирделәр. Быел алар безгә дә яңа елга зур бүләк ясадылар. Әлеге исемлеккә тагын байтак авылдашларын, шул исәптән безне дә керттеләр. Һәм быелдан алар акчаны да арттырдырлар. Хәзер инде бер айга өч мең сумга азык-төлек алырга була.

Игелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу үзе зур бәхет. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр. Иганәче авылдашларыбызга Аллаһының рәхмәтләре булсын.

Һәрвакыт сау-сәламәт булып, игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булып, намус кушканча яшәгез. Гаилә бәхете, хәерле бәрәкәтле гомерләр телибез авылдашлар сезгә!

Гөлнур Харисова, Фәридә Зыятдинова, Әкълимә Мисбахова.

Әмир авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев