Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ачлык Чирмешән районы халкын да нык тилмерткән

Туклыкта ачлыкны истә тот, ди халык мәкале. Быел Идел буендагы 1921-1922 елларгы ачлыкка 100 ел тула.

Бу коточкыч афәт турында онытырга һич хакыбыз юк. Ачлыкның төп сәбәбен, шул еллардагы корылыкка бәйләсәләр дә, хәзер исә төгәл әйтергә мөмкин, бу алай түгел. Галимнәр ачлыкның төп сәбәбе итеп, Кызыл Армияне тәэмин итү өчен булган продразверстканы атый. Халыктан хәтта чәчүгә дип калдырган орлыкларын да тартып алалар. Ачлык фаҗигасе, бигрәк тә, Татарстан һәм Башкорстан җирләрендә киң колач җәя, аннан миллионлаган кеше үлә. Ач кешенең йөзләре шешенә, тиресе сөяккә кала, эче кабара. Кешеләр мәче, эт ашый, хәтта кеше ашау очраклары да билгеле. Илдәге вәзгыятьне белгән татар эммигрантлары ярдәм кулы сузарга ашыга. Америкадан, Төркиядән бик күп ярдәм килә. Ләкин бу ярдәмнең барысы да гади халыкка барып җиткән дип төгәл әйтеп булмый. Ачлыктан интеккән ятим балаларны вакытлыча чит илләргә озаталар. Бу күренешләрне күз алдына китерергә дә куркыныч.

Безнең райондашларыбызга да ачлыкны еш кичерергә туры килә. Мисал өчен, Бөек Ватан һәм сугыштан соңгы төзекләндерү елларын алыйк. Бу вакыттагы юклыкны безнең өлкән буын вәкилләре, әби-бабайларыбыз бүген дә еш искә ала. Яз көне басуда калган туң бәрәңгене җыеп ашау, көздән калган башакларны җыеп ботка пешерү һәм башкалар. Әле алары да колхоз милкенә керә, тотсалар - җәза көт!

Әбием сөйләгән истәлекләрнең берсе:

“Кемнеңдер сыеры үлгәнлеге турында хәбәр ишеттек. Тизрәк үләт базына йөгердек. Тик ул үлгән сыерның эчке органнарыннан да бөере генә калган. Шуны булса да алып кайтып ашадык”.

Шөкер, бүген илебез тыныч, өстәлебез ризыктан сыгылып тора.  Кибет киштәләрендә нинди генә ризык юк, кайсын телисең, шуны сайлап ал. Бу кадәр муллыкны элек күз алдына да китермәгәннәрдер. Шулай да, алабута ашап үскән күпчелек әби-бабайларыбыз 80-90 яшькә кадәр яши. Алар аз ашаган, ләкин күп эшләгән. Ә без хәзер күп ашыйбыз, әмма аз хәрәкәтләнәбез. Шуннан күп авырулар сәбәбе - шикәр, холестерин арта.

Изге Рамазан аенда булса да, ризыкның кадерен белергә өйрәник. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.  Илгә ачлык, сугыш афәте килмәсен!

Гөлгенә Гафурова. 

Түбән Кәминкә – Әлмәт.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев