Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

45 ел бергә: “Безнең Чирмешән” һәм мин

Яратып укыла һәм һәр саны кадерле кунак сыман көтеп алына торган газетабыз “Безнең Чирмешән”гә – 95 ел! Олы юбилей, зур тарих, бай мирас.

Минем бу басма белән бәйле гомер юлы – 45 ел. Бу да үзенә күрә түгәрәк дата, күңелгә якын, кадерле истәлекләр белән сугарылган чор. Журналист буларак хезмәт юлым нәкъ менә район газетасы редакциясендә башланды. Ул елларны искә төшерсәм, хәтердә җылы хисләр яңара: мич ягып җылытыла торган бүлмәләр, типографиядәге үзенә бертөрле мохит, җыючыларның (наборщиклар) өстәлләрендә касса-тартмаларга тәртипләп салынган шрифт-хәрефләр... Хәреф җыю машинасы кайткач кичергән шатлыклар да бүгенгедәй күз алдымда.

Бергә эшләгән хезмәттәшләремне аеруча сагынып искә алам. Кызганыч, аларның күбесе инде арабызда юк. Әмма алар калдырган эз, уртак хезмәт, газетага булган тугрылык – барысы да хәтердә саклана.

Бүгенге “Безнең Чирмешән” бөтенләй башка: заманча, уңайлы, яңарыш кичергән редакция, киң мөмкинлекләр... Шулай да аның төп асылы – кешеләргә якын булуы, ихласлыгы үзгәрешсез кала.

Мин район газетасына 45 ел тугры булып калдым: аны даими алдырам, күп еллар штаттан тыш хәбәрче буларак та хезмәттәшлек иттем. Язмаларымның байтагы “Безнең Чирмешән” битләрендә дөнья күрде. Бүген дә газетаны зарыгып көтеп алам, һәр язманы кабат-кабат укыйм. Ул минем өчен һаман да иң якын, иң яраткан басма булып кала.

“Безнең Чирмешән”нең алдагы елларда да укучыларын сөендереп, озын гомерле, абруйлы басма булып калуын телим.

Сәрия Бикбова.

Бәркәтә авылы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев