Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

27 май – Бөтенроссия китапханәчеләр көне

Китапханәчеләр бар яктан булдыклы

Китапханә тарихы альбомын кулыма алдым да уйга калдым. Бәркәтә  авылы китапханәсе ишеген китапханәче булып атлап кергәнемә 41 ел була икән бит. Әле кичә генә сыман. Китапханә мөдире Наҗия апа Мортазина колачын җәеп, бик шатланып каршы алган иде мине. Сәбәбе булган: китапханәдә ике кеше - олылар һәм балалар бүлеге эшләргә тиеш. Ә балалар белән эшләргә кеше таба алмыйлар икән. 1983 ел бу: авыл зур, халкы байтак, яшьләр күп, балалар да еш туа.

Кечкенәдән китап укырга, рәсем ясарга яратуым, җыр-бию түгәрәкләренә  йөрүем, мәктәптә культмасса секторы булуым да ярдәм иткәндер, Наҗия апа белән рәхәтләнеп эшләп киттек. Ул вакытта клуб, авыл советы, колхоз идарәсе, мәктәп, балалар бакчасы  китапханә белән тыгыз элемтәдә тора, бөтен чараларны бергәләп уздырабыз. Җирле радио аша халыкка лекцияләр укыйбыз, урып-җыю, язгы чәчү вакытларында өчкөнлек нәтиҗәләр белән таныштырып, идарә каршындагы дан әләменең, кем беренчелекне ала, шуның хөрмәтенә күтәрелүен әйтәбез, музыкаль сәлам юллыйбыз. Кырларда, басуларда агитбригадалар белән концертлар куйдык. Фермаларда эшләүчеләр янына, балалар белән барып, терлекчеләрнең хезмәтен зурладык. Кызыл почмакларны матурлыйбыз, социалистик йөкләмәләрне эләбез. Чумачка авылында - безнең күчмә китапханә.  Анда ай саен ат белән, капчыкларга төяп, китаплар илтәбез. Киредән алып кайтканда, кулдан-кулга йөреп, укый-укый чүпрәккә әйләнеп беткән булалар иде ул мескен китаплар.

Беренче тапкыр район китапханәсенә җыелышка баруыбыз истә калган. Иске генә бер агач өй китаплар белән шыплап тулган. Бу комплектлау бүлмәсе, безгә китаплар өләшә торган җир ди. Әз генә зуррак,  тагын бер бүлмәгә – уку залына кердек. Җыелыш шунда буласы икән. Китапханәләр челтәре директоры Вера Морозова  мине башка китапханәчеләр белән таныштырды да, монда эшләүче хезмәткәрләр бер-бер артлы сүз алды. Надежда Чупахина, Татьяна Фишер, Капитолина Фролова, Валентина Сапожникова, Гөлфирә Локманова, Зинаида Долгополова, Елена Кабанова, Татьяна Беззубова, Петрякова (исемен онытканмын, аның белән Әлмәткә – Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханәгә очрашуга да барган идек) ниндидер ят сүзләр, мин ишетмәгән терминнар кулланып отчетлар сорадылар, планнар бирделәр. Кемнәрнедер тәнкыйтьләп тә алдылар хәтта, ә кемнәрнедер, киресенчә, мактадылар. Мин берни аңламыйм, елыйсы килеп утырам.  Минем хәлне Вера Ивановна бик яхшы аңлады, җыелыш беткәч, Наҗия апа белән икебезгә үз янына керергә кушты. Янына утырып, элек эшләп киткән Гаилә апа Закированың, Фәридә Гафурованың бик әйбәт эшләүләрен, бүгенге көндә китапханәче һөнәренең бик кирәкле һөнәр икәнен, алга таба укып диплом алу зарурлыгын аңлатты. Соңыннан, ике капчык китап тутырып, авыл шоферы Мәҗит абый машинасында кайтканыбыз бик нык истә калган.  1984 елдамы икән, район үзәгендә яңа, ике катлы китапханә үз ишекләрен ачты. 1914 елгы Чирмешән авылы изба - читальнясыннан алып, бүгенге көнгә кадәр 110 ел вакыт узган. Солтания Фишер, Юлия Иванова, Маргарита  Юрина белән эшләргә туры килде. Төрле авыл китапханәчеләрен Венера, Җәмилә, Фатыйма, Асия, Мәдинә, Сагыйдә, Кәримә, Шура  апаларны сагынып искә төшерәм.  Бүген инде үзәк китапханәдә элеккеге хезмәткәрләрдән  Маргарита Игнатьева, Оксана Сафиуллина гына калдылар. Киткәннәрнең юлын  яңа хезмәткәрләр – яшь буын дәвам итә. Шулай булырга тиеш тә. Мин аларның барысына да бик зур рәхмәтле. Районыбызның һәрбер авылында әле дә китапханәләр гөрләп эшли. Хәзер инде алар элеккеге избачлар түгел, бүген китапханә – мәгълүмәт үзәге, ә  китапханәче -  заман белән бергә атлаучы, бар нәрсәдән хәбәрдар, нәрсә башласа, шуны ялт иттереп эшләп куя торган мәдәният кешесе. Әйе, элеккеге белән хәзерге китапханәләр арасында аерма бик зур. Заманча техника белән коралланган, ремонтланган, якты, җылы хәзерге китапханәләр. Әллә каян үзләренә җәлеп итеп, дәшеп торалар.

Әлфия Сөләйманова,

Бәркәтә авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев