Зифа Кадыйрованың яңа китабы чыкты
Зифа Кадыйрованың «Язмышыңа язылганны» дип аталган яңа китабы чыкты. 10 000 данә тираж белән. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә сөйли.
Язучы китапның әтиләр һәм ирләр, бүгенге көн таләпләре, афәтләре, мәхәббәт темасына багышлануын әйтә. Китапның дәвамы булачак, ди ул.
Китапның 1 меңен чыкканчы ук таратып бетергәннәр. Кибетләр дә алып киткән.
«Интернет челтәренә китапны элмәсеннәр иде. Мин моны катгый тыям, мины тыңламыйлар. Тик моның бер чиге бар барыбер», – ди автор.
фото: язучының шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев