Йомыркага янә хак артуы көтелә....
Ни өчен?
- Тавык йомыркаларына бәяләр, гадәттәгечә, Пасха алдыннан арта, - дип белдерде Росссия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эчке сәүдәне үстерү департаменты директоры Никита Кузнецов.
- Бу, гадәттәгечә, бәяләр күтәрелү вакыты. Әмма моны без игътибар белән күзәтеп торабыз, — дигән Кузнецов журналистларга.
Ул шулай ук йомырка бәясенә берьюлы берничә фактор йогынты ясавын билгеләп үтте: кош-корт авырулары аркасында җитештерү кимегән, ә күчмә запаслар формалашмаган.
- Май аенда җитештерү дә артачак, ихтыяҗ кимиячәк, шулай да хәзер Пасха алдыннан бәяләр югары. Арытаба җитештерү күпкә артачак дип вәгъдә итәләр, - дип өстәде департамент башлыгы.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев