Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йолдызнамә 2–8 майга

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Сак булыгыз: акчага бәйле хәйлә, алдашу булырга мөмкин. Кемдер бик вакытлы хәбәр җиткереп, сезгә ярдәм кулы сузачак. Атна ахыры көтелмәгән яңалыклар белән сөендерер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Атна башында кыенрак хәлләр килеп туар. Алардан чыгу өчен, шактый ук зур акыл һәм рухи көч таләп ителер. Шул ук вакытта эшегездә әйбәт керем вәгъдә иткән мөмкинлекләр барлыкка килер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Эштә акча һәм чыгым турында авыррак сөйләшү булмагае. Якын кешегез искиткеч шәп бер сюрприз белән сөендерер. Җитәкчегезнең кырысрак мөнәсәбәте үзегезгә дөп-дөрес нәтиҗә чыгаруга китерер.

Кысла (22.06 – 22.07) Кызыклы вакыйгаларга бай һәм керемле чор. Дөрес, атна башында күңелегезне тырнап алган бер хәл булып алыр алуын. Ләкин шуннан соң шатлык-сөенечләрнең бер-бер артлы явып кына торуы аны шундук оныттырыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бәйрәм арасында эштәге киеренкелек бераз гына нерв күзәнәкләрен талкып алырга мөмкин. Сәбәбе – икейөзле хезмәттәшләрегезнең сезгә аяк чалырга маташуы. Үзләрен күрмәмешкә, хыялларын белмәмешкә салышыгыз. Шулай икән, астыртынлык, көнчелек «кыр»ыннан җиңүче булып чыгачаксыз.

Кыз (24.08 – 22.09) Акча янчыгы калынаеп китүгә өметләндерердәй яңалыклар ишетелер. Эштә бер мәсьәләдә үҗәтлек күрсәтергә туры килер. Бу берәүләрне тәмам гаҗәпкә салса, икенчеләр сезнең белән тизрәк дуслашу турында хыяллана башлар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу атна баш мие күзәнәкләрен актарып чыгарырдай дәрәҗәдә гаять катлаулы бурычларны хәл итүгә багышланыр. Сөенче: алар, чишелешләре табылу нәтиҗәсендә, ниһаять, мөһим эшләрегез исемлегеннән төшеп калыр. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрдә моңарчы күрелмәгән җылылык сизелә башлар.

Чаян (24.10 – 22.11) Хафаланасы юк: бүгенге проблемаларыгыз якындагы берничә көн эчендә үк хәл ителеп бетәчәк. Кайберәүләргә бу атна отышлы бәядән бик кирәкле әйбер сатып алу мөмкинлеге белән истә калачак. Гәрчә вакыты матди әйберләр турында уйлау өчен бик үк уңайлы булмаса да…

Укчы (23.11 – 21.12) Нәни генә шатлык-сөенечләр, күңелгә хуш килердәй уй-кичерешләр булән тулы атна. Ләкин кемнәрнеңдер бик «акыллы» киңәшләрен колак читеннән генә уздырып җибәрү әйбәтрәк. Эчке сиземләвегез, фикер сөрешегез бик дөрес, шуларга таянсагыз, үкенмәячәксез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Кешегә өстән-өстән генә бәя биреп, нык ялгышуыгыз бар. Шуңа күрә бу мәсьәләдә саграк булыгыз, имеш-мимеш, гайбәт сүзләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз. Бер яңалык эшегезгә бәйле зур хыялыгызны тормышка ашыруга өмет чаткылары уятыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Югарырак хезмәт хакына өметләндерердәй хәлләр булып алыр. Үзегезне байтактан борчып килгән бер мәсьәләгә, ниһаять, ачыклык кертелер. Ләкин бу җәһәттән уйларыгызны әлегә тышка чыгармау хәерле, юкса кемнедер рәнҗетү куркынычы зур.

Балык (20.02 – 20.03) Белеп торыгыз: бүген начар кебек тоелган әйбер иртәгә уңышка ирешү ачкычына әйләнергә мөмкин. Бу җиде көндә акча мәсьәләсендә саграк булу кирәк: нәрсәнедер бутавыгыз яки «тигез җирдә»хаталануыгыз бар. Җитәкчегезнең үзегезгә карата хәерхаһлыракка әйләнүе өчен әйбәт кенә җирлек барлыкка килер.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев