Йолдызнамә 18–24 апрельга
Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.
Кучкар (21.03 – 20.04) Акча турында күбрәк уйларга туры килер. Ни хикмәт: тиз генә баеп китү юллары шуның кадәр җиңел ачылыр… Артыгын кабаланмаска гына кирәк. Юкса кайбер мөмкинлекләр игътибардан читтә калырга мөмкин.
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Атнаның беренче яртысында ниндидер комачаулык-чикләү сизәрсез. Кемнәрнеңдер үзегезгә аяк чалырга маташуы да, күңелегездә туган шикләр дә булырга мөмкин бу. Язгы кояшка ышанып, артык җиңел киенмәгез: салкын тидерү куркынычы бар.
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Сөеклегез белән уртак тел табу авыррак булыр. Әмма нәтиҗә чыгарырга ашыгасы түгел! Бер-ике көннән соң үзара кытыршылыкларның эзе дә калмас. Атна ахырында үзегезгә кагылышлы әйбәт яңалык ишетелер.
Кысла (22.06 – 22.07) Көнкүрештә моңарчы кичектерелеп килгән проблемалар янә баш калкытыр. Тик аларны хәл итәргә ашыкмагыз. Хәзер сезнең бар теләгегез – берникадәр вакытка ялгызлыкта, тынычлыкта калу…
Арыслан (23.07 – 23.08) Эштә зур максатлар куярга вакыт, дип кисәтә йолдызлар. Атна уртасында зарыгып көтелгән бер вакыйга булыр һәм ул тормышыгызның бермә-бер яхшыруына өмет уятыр. Якшәмбедә кемнәргәдер ярдәм кулы сузарга кирәк булыр. Шуңа күрә рәхәтләнеп ял итү турында уйламагыз да.
Кыз (24.08 – 22.09) Кайчы, пычак ише әйберләр белән саграк эш итегез: җәрәхәтләнү куркынычы бар. Тагын бер проблема – ул да булса акча җитмәү. Бераз түзеп торырга туры килер: офыкта бик тә матур мөмкинлекләр шәйләнә…
Үлчәү (23.09 – 23.10) Атнаның беренче яртысы киеренкерәк рухта узар. Хезмәт урынында баш күтәрми эшләргә туры килсә, өйдә бераз тынгысызлык булып алыр. Борчылмагыз: атна ахырына таба барысы да көйләнер һәм көтмәгәндә ярыйсы гына уңышлар килеп чыгар.
Чаян (24.10 – 22.11) Бу чорда күңелсезрәк, әмма кирәкле эшләр башкарырга туры килмәгәе. Риза булып эшләргә тырышыгыз: шулай икән, барысы да җиңел генә булыр. Ялларда кунаклар килеп төшәр.
Укчы (23.11 – 21.12) Балаларыгыз шәп кенә уңышлары белән сөендерер. Өстәвенә керемегез артуга өметләндергән хәлләр дә булып алыр. Кыскасы, бик уңышлы, әйбәт чор.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эштә фикерегезне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмагыз: сезне, һичшиксез, аңлаячаклар. Ә менә наданрак кеше белән бәхәсләшүдән мәгънә юк. Нерв күзәнәкләрен юкка туздырудан гайре, бернигә китермәячәк бу.
Сукояр (21.01 – 19.02) Эштә дә, өйдә дә вак-төяк мәшәкатьләр чыгып кына торыр. Шуңа күрә армый-талмый бил бөгәргә туры килер. Хафаланмагыз: инде бик тиздән хезмәтегезнең шәп кенә әҗере күренер.
Балык (20.02 – 20.03) Бу атнада төп мәшәкатьләрегез акчага бәйле булыр. Нәрсәдер сатып алу яки көнкүреш техникасына ашыгыч ремонт ясату таләп ителер кебек. Балаларга да чыгымнар артыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев