Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йолдызнамә 16–22 майга

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Бик урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйть сүзләрегез берәүләрне уйга салыр, икенчеләрнең ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелекнең берникадәр кимүе өй, ял һәм күңелгә ятышлы башка әйберләр турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ялкаулык басмаса, бик күпкә ирешә алачаксыз. Атна уртасында көтелмәгән очрашу һәм танышу булырга мөмкин. Ничек тә күбрәк аралашырга, кая гына барсагыз да, игътибар үзәгендә калырга тырышыгыз. Ләкин гайбәткә ышанмагыз, юкса тиктомалдан якыннарыгыз белән араларны бозарга мөмкинсез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Башыгызга – шәп кенә планнар, күңелегезгә илһам килер. Өстәвенә бик күптәннән борчып килгән бер мәсьәлә дә искиткеч уңышлы хәл ителер. Әйбәт яңалыклар һәм мул гына керем көтегез.

Кысла (22.06 – 22.07) Бу атнада план белән яшәүнең яхшырак булуына төшендерердәй бер вакыйга килеп чыгар. Белеп торыгыз: кемнәрнеңдер проблемаларын хәл итәргә маташып, уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Шуңа күрә әлегә үзегезне генә кайгыртыгыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Озакка сузылган эшләрегезне уңышлы тәмамлап, җиңел сулап куярсыз. Әмма әлегә яңаларына тотынмау хәерлерәк. Кемнәрнеңдер җавапсызлыгы аркасында эшлекле мөнәсәбәтләр өзелергә мөмкин чөнки.

Кыз (24.08 – 22.09) Уңай атна. Гәрчә сезгә берара күләгәдәрәк калып торырга туры килсә дә. Хәер, нәкъ менә шушы хәл сезгә әйбәт кенә файда китерәчәк тә. Хезмәттәшегезнең сер итеп әйткән сүзләре күңелегездә йөртелгән бер сорауга җавап булыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Тормышны уңай якка борып җибәрү мөмкинлеге чыгар. Сак булыгыз: бер адәм, астыртын гына елмаеп һәм яхшатланып, үзегезне төп башына утыртып калдыруы бар. Ял көннәрен матур гына түгел, табышлы да уздырырсыз.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу атнада язмышыгызга уңай йогынты ясардай хәлләр килеп чыгар. Гомумән, тормышыгызда яңа юллар ачылыр. Ул гына да түгел: көтелмәгән вакыйга һәм… бер бүләк тә булыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Көндәлек эшләр һәм тормыштагы вак-төяк проблемалар белән мәш килерсез. Хафаланмагыз: алар сезгә күңел тынычлыгы китерү генә түгел, бәлки әле әйбәт кенә керемгә өмет-ышаныч та уятыр. Югарырак вазыйфага күтәрелү өчен искитмәле мөмкинлек ачылыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күңелегез ярамаганрак эшләргә тартылыр. Шуңа күрә, адреналин артыннан куып, тормышыгызны боза күрмәгез тагы, дип кисәтмәкче йолдызлар. Атна ахырында күңелегезгә сары май булып ятардай бер яңалык ишетелер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Агымга каршы йөзмәгез, алгы планга чыгарга тырышмагыз. Шулай булганда, иң шәп нәтиҗәгә ирешәчәксез! Атна ахырында ишетелгән сәеррәк бер хәбәргә аптырап калмагыз: чынбарлыкка туры килми бугай ул…

Балык (20.02 – 20.03) Киләчәкне кайгыртыгыз. Хәзер никадәр күбрәк тырышсагыз, алга таба шуның кадәр җиңелрәк булачак. Кем беләндер ачыктан-ачык сөйләшү күңелегездәге күп кенә сорауларга ачыклык кертәчәк.

источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев