Яз уртасында уңыш һәм мәхәббәт көтә!
Апрельгә ике атнадан чак кына күбрәк вакыт калды! Яз уртасы йолдызнамәнең өч билгесенә көтелмәгән уңыш, мәхәббәт, чагу көннәр вәгъдә итә, дип ышандыра астрологлар.
Игезәкләргә башлаган эшләрен ахырына җиткерергә еш кына түземлек җитми. Шул сәбәпле, алар эштә һәм шәхси тормышта уңышсызлыкларга очрый. Ләкин язның икенче ае барысын да үзгәртәчәк. Бер-бер артлы килгән уңышлардан соң алар, җиңү тәмен тоеп, “тимерне кызу чагында сугып калырга” ашыгачак.
Бизмәнгә бәхет өчен якыннарының иминлеге кирәк. Соңгы вакытта алар бу өлкәдә күп көч салды, дулкынланыр сәбәпләре дә күп булды. Апрельдә аларга уңыш елмая башлаячак, барлык планнары барып чыгачак. Прагматик Бизмән башын гына югалтмасын...
Балык — йолдызнамәнең иң гашыйк булучан билгесе. Шуңа карамастан, ул мәхәббәттә еш кына уңышсызлыкларга очрый. Ләкин апрельдә Җиһан алар ягында булачак. Ялгыз Балыклар ялгызлыктан котылачак, хисләре сүрелеп барганнар мөнәсәбәтләрен тергезәчәк. Ә кайберәүләренә үткәннәрдә калган мәхәббәт кайтачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев