Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Якташыбыз шигырь язып тынычлана

Фидания Бәшированың иҗат җимешләре белән таныштырабыз.

Төшләремә керәсең

Әнием, бәгърем, бик сагынам сине,

Килә минем, бик тә күрәсем.

Чәчләреңне йомшак кына тарап,

Толым-толым итеп үрәсем.

Сагынуым шулкадәрле көчле,

Төшләремә бик еш керәсең.

Әйтерсең лә, иңнәремә кагылып,

-Ничек хәлең, кызым? - диясең.

Хәлем әйбәт, шөкер итеп яшим.

Аллаһыга мең-мең рәхмәтле.

Иң кыены, гомер биргән өчен,

Сиңа әйтә алмыйм рәхмәтне.

Үзәгемне өзеп кабат, әнием,

Төшләремдә күрдем бүген дә.

Мин телимен синең урыннарың,

Булсын диеп оҗмах түрендә.

Без күптәннән сине югалттык шул,

Бик сусадык әни назына.

Ни хәл итик кеше язмышлары,

Җирдә түгел, күктә языла!

Әни кирәк

Биш яшьтә дә, ун яшьтә дә әни кирәк,

Кырыкта да, алтмышта да әни кирәк.

Әниләрне зурлап, әни сүзен тыңлап,

Лаек булып яши белү – безнең теләк.

Яшь вакытта уйламыйсың, сизмисең дә,

Гомер шулай тиз узар дип, белмисең дә.

Балалар да үсеп җитә, эш тә бетә,

Тик әниләр мәңге кайтмас җиргә китә.

Кирәк кадәр белдек микән кадерләрен,

Әрнетмәдек микән без аларның бәгырьләрен?

Кире кайтмый инде алар, ерак хәзер,

Кочып, үбеп еласак та каберләрен.

Искә төште яшь чаклар

Авылыма кайттым да мин

Искә төште яшь чаклар.

Әллә кая югалганнар

Яшьлектәге сукмаклар.

Су буйларыннан эзләдем,

Тал-тирәккә эндәштем.

Көянтәләп су ташыган,

Чишмә буена  төштем.

Без йөргән ул сукмаклар да

Күптән югалган инде.

Тик хәтердә җуелмаслык

Мәңгегә калган инде.

Тауга менеп карасам да,

Күренмәс инде эзләр?!

Шул сукмакны, кайткан саен,

Һаман да эзли күзләр.

Табылмас инде эзләп тә,

Моңсу бигрәк, авыр да.

Мин беләм яшьлек  эзләре

Шунда, туган  авылда!

Фидания Бәширова –Мотыйгуллина.

Иске Кади – Лаеш районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев