Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа елны янгыннарсыз каршылыйк

15 декабрьдән 10 январьга кадәр районда янгынга каршы аерым режим кертелә, аның максаты - яңа ел каникуллары чорында район халкының иминлеген тәэмин итү. -Бәйрәм көннәрендә янгын чыгу куркынычы бермә - бер арта, - ди 135нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. - Шуңа күрә Яңа ел чаралары узачак объектларда да һәм...

15 декабрьдән 10 январьга кадәр районда янгынга каршы аерым режим кертелә, аның максаты - яңа ел каникуллары чорында район халкының иминлеген тәэмин итү.

-Бәйрәм көннәрендә янгын чыгу куркынычы бермә - бер арта, - ди 135нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. - Шуңа күрә Яңа ел чаралары узачак объектларда да һәм шәхси секторда да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Күпчелек аларны чыршы куйганда ук үтәми. Аны җылыткыч җиһазлардан читтәрәк урнаштырырга кирәк, чыршы гирляндалары сертификатлы - сыйфатлы булырга тиеш. Бу очракта арзан продукциягә кызыгырга ярамый.
Чыршыларны шәмнәр һәм тиз янучан материаллар белән бизәү тыела. Үзләре генә калган очракта, балаларга гирляндаларны кабызырга, пиротехниканы ябык биналарда кулланырга ярамый. Балконнар һәм лоджияләрдән салютлар җибәрү тыела. Пиротехник эшләнмәләрне җылыткыч җиһазларда киптерергә һәм сүтеп карарга рөхсәт ителми. Аның филтәсен кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый. Кешеләр 20 метр читтә торырга тиеш. Янып торучы яки сүнгән пиротехника өстендә иелмәгез, аны кешеләргә таба юнәлдерү шулай ук тыела. Районда пиротехник эшләнмәләрне куллану буенча махсус урын билгеләнгән - район үзәгендә бу максат өчен ипподром территориясендә мәйданчык бүленде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел янгынга каршы аерым режим