Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Халык контроле”нә – чирмешәнлеләрдән өч зар

Март аеның тәүге яртысында чирмешәнлеләр республиканың “Халык контроле” дәүләт порталына өч хәбәр юллаганнар.

Район үзәгендәге лицей түбәсендә куркыныч боз эленеп тора, дигән берәү.  Икенче якташыбыз Чирмешәндәге Дзержинский урамының  юл кырыеннан җәяүләп йөреп булмавын язып, обочинаны кардан чистартуны үтенгән. Түбән Кәминкә авылының Үзәк урамындагы тыкрыкта баганада ут янмый, дип зар белдерүче дә булган. Әлеге хәбәрләр уңаеннан җаваплардан күренгәнчә, бу җитешсезлекләр бетерелгән.

Сүз уңаеннан, ”Халык контроле”нә районда алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да язарга мөмкин. Факт расланган очракта, моның өчен акчалата бүләкләү дә каралган.

Марат Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев