Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Вознесение трактының яңа участогыннан йөрү 11 гыйнварга кадәр бушлай була

11 гыйнварга кадәр автомобильчеләр Вознесение трактының түләүле участогы буйлап бушлай йөри ала. Бу хакта юлны ачу тантанасында «Оптима-технологии» концессионер-компания директоры Рөстәм Рәфыйков сөйләде.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә, 11 гыйнварга кадәр, юлда йөргән өчен акча алынмаячак, система сынау режимында эшләячәк», - диде ул.

Аннары биш көн эчендә vtkazan.ru сайтында түләргә кирәк була.

«11 гыйнвардан башлап биш көн эчендә түләргә кирәк. Бу федераль закон таләбе. Шуннан соң мәгълүмат штраф салу өчен тиешле органнарга тапшырылачак», - дип өстәде Рәфыйков.

Ул шулай ук түләүле участокка кергәч кире юнәлештә чыгу булмаячагын хәбәр итте. «Димәк, ахырга кадәр барырга һәм түләргә туры киләчәк», - диде спикер.

Вознесение трактының түләүле участогы буенча йөрү I категорияле автомобильләр өчен 90 сум торачак (йөкләнеш зур булган сәгатьләрдә - 150 сум). II категорияле машина хуҗаларына 150 сум, III категорияле машиналар өчен 250 сум, IV категорияле машиналар өчен 350 сум түләргә кирәк була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев