Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Владимир Путин пенсияне гариза тапшырмый алу турындагы законны имзалаган

Россия Президенты Владимир Путин кайбер пенсияләрне гариза тапшырмыйча гына билгеләү турында законга кул куйган.

Шулай итеп, әтисе дә, әнисе дә мәгълүм булмаган балалар, туендыручысын югалткан гаиләләр, халыкның кайбер башка категорияләре гаризасыз гына социаль һәм иминият пенсияләре ала башлаячак.

Законда күрсәтелгәнчә, түләү пенсия белән тәэмин итүгә җаваплы органның мәгълүматлары нигезендә билгеләнәчәк. Пенсия түләү турында карар 5 эш көне эчендә кабул ителәчәк. Иминият пенсиясенә дә, социаль пенсиягә дә хокуклы булучыларга кайсы отышлырак – шунысы билгеләнәчәк.

Моннан тыш «эшкә сәләтсез гражданнар» төшенчәсе аныкланган. Хәзер аңа 9 нчы яки 11 нче сыйныфны тәмамлаган балигъ булмаган үсмерләр (укуны тәмамлаган елның 1 сентябренә кадәр) кертелә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X