Вак-төяккә дә шатланырга кирәк
Белеп торыгыз

Вак-төяккә дә шатланырга кирәк

Психик сәламәтлек – психик чирләрнең булмавы гы­на түгел, тулыканлы тормыш белән яшәү һәм эшләү, стресс­ларны җиңә белү, төрле сә­ләтеңне кешелек һәм үзең өчен куллана белү дә.

Мәсәлән, деп­рессия­гә дучар булдыгыз ди, табибка барасыгыз килмәсә, үзегез дә моны ачыклый аласыз.
Борчылу, сагыш тойгысы, ышаныч бетү, эчке кие­рен­­келек, хәлсезлек, сәбәпсез кызып китү, хәтер, йокы бозылу, үз эчеңә бикләнү. Менә шу­шы халәтнең би­шесе генә булса да сездә бар икән, ки­чек­мәс­тән үзегезне кул­га алырга, туйганчы йок­­ларга, ял итәргә, дө­­рес тукланырга, ара-тирә елап алырга, матур уйлар белән яшәргә, сәяхәт итәргә, юмор белән дус булырга, кул эшләре эшләргә, бүлмә гөлләре үстерергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, үзеңне яратырга, яшим дип яшәргә, үзең белән тәҗ­рибәләр үткәрүдән курыкмаска кирәк. Депрессиянең башлангыч чорында болар мөһим, алар сезгә һичшиксез ярдәм итәчәк.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев