Ураза турында 9 сорауга ҖАВАП
Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. 12 апрельдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак. 13 апрель – уразаның беренче көне. Адәм баласыннан бик зур ихтыяр көче, рух ныклыгы сорый торган җаваплы чор башлана. Лаеш районының «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис Гыймранов белән Рамазан ае уразасының нечкәлекләре турында сөйләштек.
– Мөдәррис хәзрәт, ураза ач торудан гына гыйбарәт түгел, ә гайбәт, яман гадәтләрдән дә саклана торган ай. Бу ай тагын ниләр белән әһәмиятле?
– Рамазан ае – мөселманнар өчен бик мәртәбәле ай. Без аны Аллаһы Тәгаләдән килгән олуг кунак буларак каршылыйбыз. Рамазан ае берничә баскычтан тора. Ул ашказаны яки җенси мөнәсәбәттән тыелу уразасы гына түгел, колак, авыз, борын, күз әгъзаларын тыю уразасы да булырга тиеш. Ягъни кеше тәне белән генә түгел, акылы, җаны белән дә шушы гыйбадәтне кылырга омтылса, бу иң хәерлеләрдән булыр. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Без бу айда Коръән иңдердек», – ди. Шулай ук бу Рамазан аенда безнең Кадер кичәcе бар. «Бу кичәдә бер кич гыйбадәт кылу мең көннән, кичәдән хәерлерәк», – ди Аллаһы Тәгалә «Кадер» сурәсендә. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә бер айда да бирмәгән ярдәм, көч бирә. Мөселманнар өчен зур әһәмиткә ия булган Бәдер сугышы да, Мәккәне кайтару да, монголлар өстеннән җиңү яулау да шушы айда булган. Рамазан аенда без үз-үзебезне җиңәбез, нәфесебез белән көрәшәбез. Бу ай рухи авыруларыбызны дәвалый торган чара булып тора.
– Кемнәргә ураза тоту киңәш ителми? Бу хакта да искә төшерсәгез иде.
– Коръәни Кәримгә мөрәҗәгать итсәк, билгеле рәвештә беләбез: үз акылында булып, юлда, сәфәрдә булмаган, авырмаган кешегә Аллаһы Тәгалә ураза тотарга куша. Йөкле яки бала имезүче хатын-кызга ураза тотмаска киңәш ителә.
– Беренче тапкыр ураза тотучыларга нинди киңәш бирер идегез?
– Иң беренче чиратта кешедә ныклы ният булырга тиеш. Уразаны тотып булырмы, 16–17 сәгать торып булырмы икән инде дип борчылырга кирәкми. Була. Кешенең акылы, уй-фикере баш мие артыннан бара. Зиһенебез акыл биргән командаларга төрле акланулар таба. Өстәвенә, шайтан вәсвәсәсе дә үз эшен кыла. «Эшең авыр, кыска вакытта яки картайгач тотарсың», – дип котырта ул. Шуңа күрә уразага керер алдыннан иң элек төпле ният булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләдән тәвәккәл сорап, ышаныч белән кергән вакытта була. Ураза тотарга уйлаган кеше шушы айга кагылышлы әйберләр дә укысын иде. Аллаһы Тәгаләне күбрәк белгән, аңа якынайган саен, дин, ураза, аның фазыйләтләре турында күбрәк укыган саен, ышаныч та арта. Шуңа күрә уразага керүдән куркырга кирәкми.
– Уразаны ай буе тота алмасаң, башында – өч көн, уртасында, ахырында тагын өчәр көн тотсаң да ярый, диләр…
– Рамазан аеның беренче өч көне – иң авыр көннәр. Без көненә өч-дүрт мәртәбә, кайчак хәтта аннан да күбрәк тапкыр ашарга күнеккән. Организмыбыз матур гына шушы режим белән яшәп ятканда, берзаман ашау-эчү керми башлый. Организм дулый – эчләрне бора, башларны авырттыра. Кеше шушы иң авыр өч көнне тотса, аннары җиңеллек китә. Ник дигәндә, баш мие үзәк нерв системасын көйли, икенче режимга ияләштерә. Аллаһы Тәгалә: «Адәм баласының һәр кылган гамәле үзе өчен булса, уразасы минем өчен һәм мин аның өчен бирермен», – дигән. Шуңа күрә уразаны өчәр-өчәр көн тоту кабул буламы-юкмы дигәнне дә бары тик Аллаһы Тәгалә генә хәл итә.
– Кешедән: «Ураза тотасыңмы?» – дип сорарга ярыймы?
– Алай дип сорау – кирәк гамәл түгел. Шулай дип сорарсың да ул: «Тотам әле, тегеләй-болай», – дип сөйләп ташлар. Гыйбадәт яшерен булырга тиеш. Шуңа күрә мондый сорауны кунакка, чәйгә чакырганда яки сәфәргә чыгасы булганда, үзеңә ачыклар өчен генә бирсәң урынлы булыр.
– Ураза тотканда тырнак, чәч кисәргә, чәч буярга, мунча керергә ярыймы?
– Бу сорауда карашлар аерыла. Әмма галимнәрнең күбесе: «Мунча керергә ярый. Тик озаклап, тирләп, хәл китәрлек, тәнгә су сеңәрлек итеп утырмасаң яхшырак», – дигән фикердә тора. Уразада тырнак, чәч кисәргә, чәч буярга да ярый. Бу уразаны бозмый.
– Ерак юлга чыкканда ураза тоту дөресме?
– Бу мәсьәләгә дә ике караш бар. Көннәрдән бер көнне Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам сәхабәләре белән юлга чыккач, бер түгәрәккә җыелып торган кешеләр төркемен күргән. Алар уртадагы бер кешене кояштан саклап торган. «Нишлисез?» – дип сорагач, алар: «Менә бу кеше ураза тота, аңа кояшта, эсседә авыр. Шуңа күрә без аңа булышабыз», – дигән. Пәйгамбәребез исә: «Монда бер хәерле гамәл юк», – ди. Шуңа күрә әгәр синең сәфәргә чыгуың башка кешегә, үзеңә авырлык китерә икән, бу вакытта ураза тотмавың хәерлерәк. Калган көннәрне сәфәрдән кайткач тотып бетерергә мөмкин.
– Ни өчен ураза вакытында никах укытырга ярамый?
– Ураза аенда никах укытырга ярый. «Ярамый» дигән сүз кайдан чыккан? Беренчедән, никах булгач, табын кору, ашау-эчү күздә тотыла. Икенчедән, никахтан соң ир белән хатын җенси якынлык кылса, уразалары бозылырга мөмкин. Авыз ачканнан соң бернинди каршылык юк – рәхәтләнеп никах укытырга ярый.
– Ураза тотканда ялгыш ризык кабып куйсаң, ни эшләргә?
– Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам бер хәдистә: «Әгәр берәрегез ураза тотканда ялгышлык белән, онытылып йә эчсә, йә ашаса, ураза тотуын дәвам итсен. Чөнки Аллаһы Тәгалә аны үзе ашатты, эчертте», – ди. Шуңа күрә ураза тотканда ялгыш ризык капкан кеше «әстәгъфирулла» ди дә, тәүбә кыла да шуның белән уразасын тотып бетерә.
Динә Гыйлаҗиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев