Туңдырылган җиләк-җимешләрне күпме саклап була?
Беренче 4 айда туңдырылган җиләк-җимешләр үзләренең файдалы үзлекләрен тулысынча саклый, ә аннары аларда витаминнар һәм антиоксидантлар күләме кими; тулаем алганда туңдырылган җиләк-җимешләрне 1 елдан да озаграк сакламаска кирәк.
Туңдыру өчен өлгергән, ләкин артык йомшармаган һәм таплары, күгәрекләре булмаган җимешләрне сайлагыз.
Кура җиләге, каен җиләге, бөрлегәнне җыйган көнне үк туңдырырга кирәк. Алма, груша, айваны 3 көнгә кадәр суыткычта тотарга була.
Күпчелек җиләк-җимешләрне туңдырыр алдыннан юалар. Мәсәлән, җиләк белән чияне салкын суда чайкарга, ә кура җиләген һәм бөрлегәнне салкын сулы савытка салырга, 5-10 секунд болгатырга һәм кәгазь сөлгегә салырга кирәк. Юганнан соң, һичшиксез, барлык җимешләрне киптерегез.
Чия, төче чия һәм сливаның төшләрен алырга кирәк, югыйсә җимешләрдә әчкелт тәм булачак. Эре җимешләрне – алма һәм грушаларны – 1,5-2 см калынлыктагы өлешләргә, персик һәм абрикосларны яртылаш кисәргә була. Өлгереп җиткән банан, манго яки хөрмәдән боламык ясарга мөмкин.
Җиләк-җимешләрне төрле ысуллар белән туңдырырга була. Мәсәлән, бөтен яки туралган җиләк-җимешне бер катлам итеп подноска тезәбез, аннары 2-3 сәгатькә туңдыргычка куябыз, соңыннан пакетларга тутырабыз.
Икенче ысул – җиләк-җимешләрдән боламык ясау, аннары боз формаларына агызу. Мондый ысул йомшак җиләк-җимешләр һәм кура җиләге өчен күбрәк туры килә.
Җиләкләрне шикәр комы белән болгатып туңдырырга була. Мәсәлән, 4 стакан җиләккә 1 стакан шикәр комы салына, аннары катнашманы болгатырга һәм банкаларга тутырырга кирәк.
Тагын бер вариант: җиләкле боз. Боз формасына җиләкләрне бөтен килеш куеп, өстенә сок салырга.
Туңдырылган җиләк-җимешләрнең саклану вакыты бар. Әйтик, беренче 4 ай дәвамында алардагы С витамины, полифеноллар һәм антиоксидантлар тулысынча саклана, ягъни составы буенча яңа өзеп алынган җиләк кебек була. Әмма 6 айга кадәр саклаганда, җимешләрдә С витамины күләме 23 процентка кадәр кими; антиоксидантларның 77-85 проценты саклана. Күкҗиләк белән кура җиләге генә искәрмә булып тора. Күкҗиләк файдалы матдәләренең 77 процентын, кура җиләге 63 процентын саклый, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев