Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Түбән Кәминкә авылы турында китап дөнья күрде

Чирмешән районының тагын бер авылы “тарихлы булды”. Түбән Кәминкә авылының 300 еллык үткәнен колачлаган яңа хезмәт дөнья күрде. Шушы көннәрдә “Түбән Кәминкә” китабын халыкка тәкъдим иттеләр.

Сүз уңаеннан, безнең район тарихи китаплар – авыл тарихларын язу буенча республикада беренче урында тора икән.

Түбән Кәминкә - бай тарихлы һәм үзенчәлекле авыл. 1930 нчы елда әлеге торак пункт Беренче Май районының үзәге була. Ул вакытта районга бүгенге Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарының да берничә авылы кергән. Районда халык саны 42 меңнән артып китә. Ләкин телефон элемтәсе булмау сәбәпле, район үзәген тиздән Чирмешәнгә күчерәләр, Түбән Кәминкә тарихка шул яктан да кереп кала.

-Китап турында күптән хыялланып йөрдем. Берничә язучыга да тәкъдим итеп карадым. Рәхмәт Дамир Таҗиевка, моңа ул алынды, – диде бу гамәлнең инициаторы һәм башлап йөрүчесе Миңсылу Закирова. – Китап буенча өч ел элек эшли башладык. Аңа кадәр мин авылда узган җыенда бу хакта халыкка мөрәҗәгать белән чыктым, авылдашлар фикеремне хупладылар. Мәктәптә элек “Туган як” түгәрәге алып бара идем. Шул чакта ук без, балалар белән, авылдашларның истәлекләрен язып алдык, күп гаиләләренең шәҗәрәләрен төзедек. Материаллар туплауда авылдашларның өлеше зур. Дамир Нәзир улы бик зур эш башкарды, архивларда байтак мәгълүмат туплады ул. Әлегә кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар да ачыклады.

Китапны тәкъдим итү чарасында әүвәл сүзне якташлары, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдиновка бирделәр. Ул район җитәкчесе Рамил Айбатов исеменнән авылдашларын шундый истәлекле вакыйга белән котлап, китапка материалларны туплауда, аны нәшер итүгә өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аеруча Минсылу Закирова һәм китап авторы Дамир Таҗиевның хезмәтләрен атап үтте. 

Дамир Нәзир улы - Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Кармыш, Яшәүче, Саклык, Иншар авыллары турында нәшер ителгән китаплар, бик күп фәнни-гамәли хезмәтләр авторы.

-Әшәлче авылында тусам да, Түбән Кәминкә миңа бик кадерле, чөнки биредә минем әби-бабайларым яшәгәннәр, җир сөргәннәр, иген икәннәр, тормыш алып барганнар, - диде Дамир Таҗиев. – Китап бик матур килеп чыкты, форматы да әйбәт. Аңа бик күп кешеләрнең хезмәте керде. Китапны язганда иң авыры акча табу мәсьәләсе булды. Рәхмәт яусын авыл халкына, чыгымнарын алар күтәрде. Равил абый Галәүтдиновка да рәхмәт, ул бик ярдәм итте.

Бу тарихи хезмәт 392 битле, ул 250 данә тираж белән басылган. Китапка 370 тирәсе фоторәсем кергән. Аның бер данәсе 1 мең 800 сумга сатылган. Басманы бик тиз алып бетергәннәр.

Архив материалларыннан күренгәнчә, авылга 1725 елда нигез салынган (әлегә кадәр 1740 нчы елда диелгән булган), димәк, киләсе елда Түбән Кәминкәгә 300 ел була.

1920 нче елларда бу авылда халык саны ике меңнән дә артып китә (бүген 500 тирәсе). Китапта колхозлашу, сугыш чорлары, дини яшәеш, хаксызга рәнҗетелгәннәр, һөнәрчеләр, күренекле авылдашлар турында да укырга мөмкин.

Китап авторы әйтүенчә, иң мөһиме - авылга нигез салыну тарихы ачыклану, Түбән Кәминкә авылын Алексеевск районыннан Дюсәй Искәндәров дигән кеше оештырган. Аңа кадәр дә бирегә күчеп килүчеләр булган, мәсәлән, Әсәй белән Муса Җәфәкәевлар Нижгар ягыннан, Сафаҗай авылыннан монда килгәннәр.

Тәкъдим итү кичәсендә Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, Казаннан килгән танылган  журналист Рәшит Минһаҗ, авыл имамы Рифкать Закиров һәм башкалар котлау сүзләрен ирештерделәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев