Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тәрәзә төбендә нинди яшеллек үсә?

Килешәсездер, яраткан ризыкка яңа һәм хуш исле яшел тәмләткечләр өстәсәң.... Файдалы да, тәмле дә! Ә сезнең яшел тәмләткечләрнең тәрәзә төбендә үстерү турында уйлаганыгыз бармы?

1.Базилик
Базилик - ул өй шартларында үстерү өчен идеаль үлән. Аның тамыр системасы зур түгел, ә кыяфәте - искиткеч матур. Яшел һәм шәмәхә төстәге сорт күзләрне сөендерер (тәрәзә төбендә үскәндә) һәм, һичшиксез, сезнең ризыкларны бизәр. Иң мөһиме - тәбәнәк яисә кәрлә сортларын сайлау. Яктылыгы бик үк яхшы булмаса да, ул бик яхшы үсә.

2.Петрушка
Петрушка белән дә бернинди проблемалар да булырга тиеш түгел, ул шактый талымсыз. Тәрәзә төбендә бигрәк тә бөдрә декоратив сортлар күренәчәк. Бердәнбер момент: петрушка бик озак күтәрелә. Кайвакыт чәчүдән алып тишелгәнче ике атнага якын ара узарга мөмкин. Шулай булгач, сабыр гына көтегез.

 

3. Укроп
Укропны тәрәзә төбендә үстерү бераз катлаулырак, чөнки ул һаваның югары температураларын ярата. Әгәр дә фатирда 24 градус артык булса, аңа өстәмә рәвештә фитоламплар белән нурланыш оештыру яхшырак. Өйдә үстерү өчен тәбәнәк сортларны сайлап алу яхшырак. Алар белән мәшәкать азрак булачак.

4. Салат
Кибетләрдә салатны зур булмаган чүлмәкләрдә бик еш саталар. Күргәнегез бардыр? Чөнки аның тамыр системасы бик тармакланмаган. Салатны үзебездә дә үстерергә мөмкин. Дөрес, чүлмәк кибетнекенә караганда күбрәк кирәк булачак: яфраклы сортларны сайлагыз. Кайвакыт җитештерүчеләр сортның чүлмәктә яхшы үсүен күрсәтә. Моңа да игътибар итегез.

6. Кинза
Кинзасыз көнчыгыш кухнясын күз алдына китерү кыен. Әгәр дә сез мондый ризыкларны еш әзерлисез икән, ул сезгә тәгаен кирәк булачак. Кинза үстерү проблема түгел. Кояш аз гына күренсә дә, ул бик тиз үсә һәм үзен бик яхшы хис итә. Бердәнбер әйбер - ул югары дымлылыкны яратмый, суны чамалап сибегез.

http://yashel-uzan.ru/news

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев