Чирмешән районында пенсияне хат ташучылар китерәчәк
1 майдан Татарстанда һәм бөтен илдә акчалата пенсияне «Россия Почтасы» китерәчәк.
- Безнең районда моңа кадәр дә пенсияне «Россия почтасы» хезмәте - хат ташучылар таратты. Районда моның белән шөгыльләнүче башка оешмалар юк. Шуңа күрә якташларыбыз өчен бу мәсьәләдә үзгәрешләр көтелми, - ди район почта участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова.
Хәзерге вакытта Чирмешәндә якынча 5800 пенсионер яши, һәм аларның күбесенә пенсияне «Татарстан почтасы» хезмәткәрләре өйләренә илтә.
Пенсияләре банк картасына күчерелүче якташларыбыз өчен дә бу яктан үзгәрешләр юк.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев