Тизлек, җитезлек һәм команда рухы: Чирмешән районында «АВТОМНОГОБОРЬЕ – 2026» конкурсы ничек узды
ТР ДОСААФ Әлмәт автомәктәбенең Чирмешән бүлекчәсе базасында автомногоборье буенча республика конкурсының муниципаль этабы үтте.
Анда районның урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән «В» категорияле машина йөртүчеләр әзерләү курсларында укучы егетләр һәм кызлар катнашты.
Ярышның максаты - юлда йөрү кагыйдәләренең теоретик белемнәрен һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен тикшерү генә түгел, ә җаваплылык һәм юл хәрәкәтендә куркынычсыз катнашуга әзерлекне дә күрсәтү.
Катнашучылар өч этапта ярыштылар: «Юлда йөрү кагыйдәләрен белү»; «Автомобильне фигуралы йөртү» һәм «Беренче ярдәм күрсәтү». Соңгысы катнашучылардан зыян күрүченең хәлен бәяли белүне, медицина хезмәткәрләре килгәнче дөрес беренчел ярдәм күрсәтүне һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыруны дөрес оештыруны таләп итте.
Барлык этапларны узганнан соң җиңүчеләр ачыкланды, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар:
1 урын - Даниил Смирнов ( 1 нче Шентала мәктәбе), Айнур Кәримов һәм Айрат Кәримов (Күтәмә мәктәбе);
2 урын - Кирилл Герасимов, Диләрә Гозәерова, Илгиз Җиһаншин (Чирмешән лицее);
3 урын - Илгизәр Гатин (Чирмешән лицее).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев