Телең бар бит, исәнләш
Андый кешеләргә нинди бәя куярга да белмим. Культурасызлык, мәнсезлек, тәрбиясезлек дисәң дә ярыйдыр. Сүзем башкалар белән исәпләшә белмәүче “телсезләр” турында. Газетада яз әле шундыйлар турында, хет әзрәк оялмаслармы.
Менә бүген шул “партиядән” берәү каршыма килә. Миннән күпкә яшь, җитәкче урында эшләүче. Юк инде, элеккеге сыман, сәлам бирмәде, башын якка борып китеп барды. Таныш бәндә бит әле. Ачуым килеп, моңа мин дә ым какмадым, елмаеп та азапланмадым.
Ярар, кайвакыт, ашыгып, онытылып, нәрсәдер турында уйланып барганда, кемнедер күрми каласың яки танымыйсың. Әмма гел алай булмый бит.
Бөтен кеше белән дә исәнләшеп бетә алмыйсың, анысы шулай. Тик бөтен кешене күрмәмешкә салышу – тәрбиясезлек, хәтта башкаларга, балаларга да начар үрнәк. Телең бар икән, исәнләш син! Хөрмәтле булырсың, дәрәҗәң артыр.
фото: Chris Liverani on Unsplash
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев